16+

Хуш киләсез!

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 августта үтәчәк.

Хуш киләсез!

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды Казанда 2-6 августта үтәчәк.

Чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130дан артык журналист катнаша.


Зилә Әхмәдуллина, Түбән Новгород татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе урынбасары:

- Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Түбән Новгородтан сигез кеше катнашачак. Без кварталга бер «Нижгар татарлары» дигән журнал чыгарабыз. Һәр санда конгресс эшчәнлеген яктырткан язмалар урнаштырып барырга тырышабыз. Бу юлы журналда корылтай эшчәнлегенә багышланган язма бастыру идеясе дә бар. Журналны корылтай кунакларына таратырга уйлыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, кайчан килсәк тә, ерактан ук якты йөз белән каршы ала, безне исемләп белә. Шулай үз итүе дә безнең өчен үзенә күрә горурлык. Аңлашып эшлибез. Алар безне җитәкләп йөргән кебек. Мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәсьәләме, башка проблемамы - гел шалтыратып киңәшләшәбез. Татарстанның ярдәмен тоеп яшибез. Әле менә бер кызыбыз Татарстандагы сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайтты, бик канәгать калган. Мәгариф өлкәсенә кагылган проблемаларыбыз бар. Бу өлкәдә дә конгресс мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша. Дөрес, кайбер мәсьәләләрдә халык белән берләшеп эшләү мөһим. Бердәмлек кирәк.

Руслан Зәбиров, «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәкара иҗтимагый оешма советы рәисе:

- Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашырга уйлыйбыз. Тик әлегә анда нәрсә тәкъдим итәчәгебезне төгәл генә әйтә алмыйм, уйлашырбыз, киңәшләшербез. Мөгаен, мәктәпләр проблемасын күтәрербез. Оренбургта татар балалар бакчалары, мәктәпләр ябыла. Бу бик мөһим мәсьәлә, шуңа да Татарстанга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Мәгариф өлкәсендә гомуми бер система булдырсыннар иде, безнең милли мәктәпләр Татарстанга буйсынса да яхшы булыр иде. Мәктәпләргә фән буларак ислам дине нигезләрен кертергә кирәк дигән теләк бар. Ил җитәкчелеге моңа рөхсәт бирсен иде. Корылтай күп мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.

Әнвәр Алмаев, Әстерхан өлкәсе иҗтимагый оешмасы - «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе:

- Оешмабыз, конгресс белән берлектә, өлкәдә бик күп чаралар оештыра. Милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, аларны торгызу өстендә эшли торган проектларыбыз күп. Конгресс татар эшмәкәрләрен дә, хатын-кызларны да, яшьләрне дә җыеп-туплап тора. Әстерханда узган федераль Сабан туена бик нык әзерләндек. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның булышлыгы белән, Тукайга һәйкәл салынды; үзебездә яшәүче татарларның матди ярдәме белән, сквер булдырдык. Безнең тырышлыкны күреп, руслар да булышты. Алар да шәһәрнең матураюын күрде. Скверны карап-чистартып торабыз. Янәшәсендәге 74нче мәктәпкә шулай ук Тукай исемен бирдердек. Тагын бер күңелле эшебез - коры йөк ташый торган зур бер судно Габдулла Тукай исемен йөртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading