16+

Хуш, Кытай автобусы!

2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанга 60 берәмлек «НефАЗ» автобусы кайтты. Яңа техниканы мэр Илсур Метшин да карап-тикшереп чыкты.

Хуш, Кытай автобусы!

2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанга 60 берәмлек «НефАЗ» автобусы кайтты. Яңа техниканы мэр Илсур Метшин да карап-тикшереп чыкты.

Журналистлар белән әңгәмәсендә мэр «Эфир» каналы хәбәрчесенең: «Автобуслар тагын Кытайдан кайтартылачакмы?» - дигән соравын бер дә ошатмады.
- Каныктыгыз шул Кытай автобусларына, - дип башлады җавабын Илсур Рәис улы. - Чорына күрә ул автобуслар үз хезмәтләрен канәгатьләнерлек башкардылар. Казан урамнарында «ГАЗель»ләр пассажирлар ташыганда, республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, юл һәлакәтләре 8 мәртәбәгә артты. «КамАЗ» заводы ул вакытта елына 300 берәмлек кенә «НефАЗ» автобусы җитештерә иде, ә «МАЗ»лар кыйбат. Казанда транспорт реформасы үткәрү өчен берьюлы 1200 автобус кирәк иде. Кытайдан кулай бәядән 780 автобус сатып алынды. Проектны гамәлгә ашыруда катнашканнары өчен Кытай хезмәттәшләребезгә рәхмәт! Кытайда җитештерелгән әлеге автобусларны хәзер бездән Ульяновск, Киров өлкәләре һәм башка төбәкләр сатып ала. Аларда «ГАЗель»ләрне пассажирлар йөртүдән читләштерү вазгыяте әле башланып кына килә, ә Казан бу этапны инде 5 ел элек үк узды. Башкаланың автопаркын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү чорына җиттек.
- Автобуслар паркын яңартуда Универсиада этәргеч бирде. Әлбәттә, Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте теләктәшлеге дә зур, - дип дәвам итте сүзен мэр Илсур Метшин. - Казан автопаркы нигездә «МАЗ» һәм «НефАЗ» автобусларыннан тупланачак. Элек «НефАЗ» безнең таләпләрне канәгатьләндереп бетермәгән иде. Тәкъдимнәребезне исәпкә алып, автобуска 200 үзгәреш кертелгән. Моның өчен «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенә һәм аның җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Бүгенге «НефАЗ»лар халыкара таләпләргә җавап бирә.
Казанга инде 287 яңа автобус кайткан, ел ахырына кадәр тагын 100 автобус алыначак. Универсиадага аларның саны 700 берәмлеккә җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading