16+

Иң шәп кияү һәм кәләшләр кайда?

Халыкара гаилә көненә багышлап Татарстан Республикасының Мөселман хатын-кызлары берлеге «Татарстанның иң шәп кияве һәм иң күркәм кәләше» исемле бәйге үткәрде. Берлекнең рәисе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренә караганда, чара Татарстанда беренче тапкыр «Гаилә кору һәм аны саклау» реалити-проекты кысаларында «РИТЕК» ААҖнең матди ярдәме белән оештырылган. Чараның максаты - милли гореф-гадәтләргә таянып,...

Халыкара гаилә көненә багышлап Татарстан Республикасының Мөселман хатын-кызлары берлеге «Татарстанның иң шәп кияве һәм иң күркәм кәләше» исемле бәйге үткәрде. Берлекнең рәисе Наилә ханым Җиһаншина сүзләренә караганда, чара Татарстанда беренче тапкыр «Гаилә кору һәм аны саклау» реалити-проекты кысаларында «РИТЕК» ААҖнең матди ярдәме белән оештырылган. Чараның максаты - милли гореф-гадәтләргә таянып,...

Наилә ханым Җиһаншина үзенең чыгышында Казанда ачылган «Гаилә кору үзәге»нең уңышлы гына эшли башлавы турында да әйтте. Бу үзәкнең хезмәте нәтиҗәсендә, Казанда аена ике-өч парга никах укыла икән. Тагын шунысы сөенечле, кияүгә чыгарга әзерләнгән кызлар өчен Мөселман хатын-кызлары берлеге «Кәләшләр мәктәбе»н дә ачып җибәргән. Чарадан соң бу мәктәп белән кызыксынучыларның саны шактый булды. Әлеге мәктәптә булачак кәләш үзен кияү гаиләсендә ничек тотарга, каенана һәм каената, ирнең туганнары белән ничек яхшы мөгамәлә корырга, сәламәтлекне саклау, кием сайлау юлларын ничек табарга кебек сорауларга җавап алачак. Ә бит һәр гаиләнең үзенә генә хас мохите, ныгып урнашкан үзара мөнәсәбәтләре була. Шуңа да, кәләшнең күп вакытта шушы сорауларга дөрес җавап таба алмавы сәбәпле, яшьләр арасында аңлашылмаучылык килеп чыга. Бу исә яңа хасил булган яшь гаиләнең тотрыклылыгына тискәре йогынты ясый.
Бәйгедә катнашучы биш кыз һәм биш егет тамашачылар алдында гаиләдәге мөнәсәбәтләргә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Шулар арасында җавапларның иң төплесе, мөселман әхлагына туры килгәне Казан егете Алмаз Маннановныкы булды.
Аның: «Каенананың күңелен күрер өчен кызының күңелен күрәчәкмен», - дигән җавабы, калымга хаҗга сәяхәт тәкъдим итүе, кәләш чәенә, «тормыш какмасын» өчен, мәтрүшкәгә кушып җиләк кагы салуы, иртән кәләшен: «Хәерле иртә, җимешем!» - дип уятуы - болар барысы да тамашачы күңеленә хуш килде. Жюри әгъзалары - «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә мөгаллимәсе Фәния Җәләлиева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, филология фәннәре кандидаты Резеда Сәфиуллина, «Адәм белән Һава» телевизион тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова, «Күчтәнәч» балалар телевизион тапшыруының алып баручысы Әлфинур Хисамиевалар да бәйгенең җиңүче егете итеп нәкъ менә аны күрсәтте.
Кызлар арасында үзенең самимилеге, мөлаемлылыгы белән башта ук күзгә ташланган «Татмедиа» ААҖнең яшь хезмәткәре Ландыш Ибраһимова җиңүче итеп танылды. «Татарстанның иң шәп кияве» белән «Татарстанның иң күркәм кәләше» тамашачы алкышларына, чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Егеткә телевизор, кызга тегү машинасы бүләк ителде.
Бәйгедә катнашучы башка егетләр һәм кызлар да сынатмадылар. Шуңа да жюри рәисе Резеда Сәфиуллинаның: «Күзләрегезгә туры карап әйтә алам, сез барыгыз да - җиңүчеләр, әмма арагыздан икегезне сайларга дип шарт куелган. Бу бик авыр эш булды», - дип әйтүе аңлашыла да.
Татарстан Республикасының Мөселман хатын-кызлары берлеге оештырган бу чарада Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара бәйләнешләр буенча идарәсеннән Марат Гатин һәм Чулпан Мәхмүтовалар, Казан шәһәре хакимиятеннән Ирек Арсланов, Дәүләт Советыннан Фәрит Мифтахов, ТР Диния нәзарәтеннән Габдулла хәзрәт Әдгамов, ТРдагы гарәп мәдәнияте үзәгеннән профессор Мөхәммәт әл-Әмәри, ТР ЗАГС идарәсеннән Эльмира Зариповалар да катнашты. Алар әлеге чараның дәвамлы, киңрәк тамашалы булуын теләделәр. Наилә ханым Җиһаншинага исә бу башлангычы өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Егет һәм кызларның соңгы бәйгесе никах өчен тегелгән күлмәк һәм костюмнарны үз өсләрендә күрсәтү иде. Минемчә, алар моны бик оста башкардылар. Бу киемнәрнең осталары Ләйсән Хаҗиева белән Алмаз Әхмәтҗановлар да игътибарсыз калмады. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading