16+

Иң яхшысы – «Казан» гаилә үзәге

«Казандагы иң яраткан урыннар» шәһәр конкурсының 28 апрельдән алып 11 майга кадәрге аралыгы өчен якынча нәтиҗәләр чыгарылды. Шушы вакыт эчендә тавыш бирүдә 6000 кеше катнашкан, шуларның 4736сы интернет аша тавыш биргән булса, 895е смс-хәбәр җибәргән, телефоннан операторларга 396 кеше хәбәр юллаган.

Иң яхшысы – «Казан» гаилә үзәге

«Казандагы иң яраткан урыннар» шәһәр конкурсының 28 апрельдән алып 11 майга кадәрге аралыгы өчен якынча нәтиҗәләр чыгарылды. Шушы вакыт эчендә тавыш бирүдә 6000 кеше катнашкан, шуларның 4736сы интернет аша тавыш биргән булса, 895е смс-хәбәр җибәргән, телефоннан операторларга 396 кеше хәбәр юллаган.

Хәзерге көндә «Казан» гаилә үзәге объекты лидерлыкны тота (барлык тавышларның 16 проценты), икенче урында «Әкият» курчак театры (гомум тавышларның 12 проценты), өченче урынны «Казан-Арена» стадионы (11,7 процент) били.
Исегезгә төшерәбез, «Казандагы иң яраткан урыннар» конкурсы 28 апрельдә старт алды. Әлеге бәйгедә катнашыр өчен, Татарстан башкаласының мәдәни, архитектура һәйкәлләре һәм матур табигать почмакларыннан 15 урын сайланган. Конкурс нәтиҗәләре буенча, җиңү яулаган объектлар транспорт карталарына урнаштырылачак, шул рәвешле, әлеге идея, туристлар һәм шәһәрлеләрне генә кызыксындырып калмыйча, экскурсия һәм туристлык маршрутлары туроператорларын да җәлеп итәргә булыша.
Шәһәрлеләрнең фикере (843) 262-80-80 телефон номеры аша, шулай ук конкурсның сайтында (http://transkart.ru/vote/vote.php) кабул ителә. Үз тавышыгызны SMS-хәбәр ярдәмендә дә җибәреп була, моның өчен, 2420 кыска номерына (хәбәрнең текстында «фото» сүзе һәм пробелдан соң объектның санын күрсәтергә) язарга кирәк. Шулай ук «Транспорт картасы» ААҖ адресына (420066, Казан шәһәре, а/я 307) хат салырга да мөмкин.
Барлык тавышларның нәтиҗәләре буенча, иң күп тавыш җыйган ун истәлекле урын билгеләнәчәк. Конкурс 1 июньгә кадәр дәвам итә. 3 июньдә җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурста җиңгән объектларның рәсемнәре төшкән транспорт карталарының беренче партиясен 1 июльдә чыгара башлау планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading