16+

Җиңү яулап

Фашистларны тар-мар итеп, Берлингача барып җитеп, Армиябез җиңү яулады. Рейхстагның түбәсенә Татар менеп, байрак кадады. Гази Заһитов исеме, Булганга татар җисеме, Тарихларга кереп калмады. Ул данны башкага бирде, Тиран безне шулай алдады. Данлы Совет Армиясе, Ленинчыл компартиясе Җиңү яулап, нигә чигендең? Яңа байларга юл куеп, Буржуйларга нигә җим бирдең? Басып...

Фашистларны тар-мар итеп,
Берлингача барып җитеп,
Армиябез җиңү яулады.
Рейхстагның түбәсенә
Татар менеп, байрак кадады.

Гази Заһитов исеме,
Булганга татар җисеме,
Тарихларга кереп калмады.
Ул данны башкага бирде,
Тиран безне шулай алдады.

Данлы Совет Армиясе,
Ленинчыл компартиясе
Җиңү яулап, нигә чигендең?
Яңа байларга юл куеп,
Буржуйларга нигә җим бирдең?

Басып алды коррупция,
Җиңәр микән полиция
Тамыр җәйгән аның сафларын?
Кабатлармы яңа буын,
Элеккечә, көрәш антларын?

Җиңү шатлыгы, тантана
Дәвам итә парадларда,
Җиңү көне - бәйрәм дөньяда!
Түгел фәкать мәйданнарда,
Шатлык булсын иде һәркайда!

Ветераннар китеп бара,
Карашлары сүнеп бара,
Ләкин алар артка чигенмәс!
Җиңү яулап алган халык
Капиталга кабат тез чүкмәс!
Хәнәфи БӘДИГЫЙ

Бу көн җиңел бирелмәде
Яшь каеннар яфрак ярган чакта
Яшь каендай зифа егетләр,
Ил бурычын иңнәренә салып,
Утка төренеп, яуга керделәр.

Җиңү көне җиңел бирелмәде,
Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.
Йөрәк елый Муса, Алиш өчен,
Егермеләп миллион җан өчен!

Тарих шаһит: үлмәс Карбышевлар
Әверелә бозга - ил сатмый.
Татар улы - батыр Газинурлар -
Күкрәкләре белән ут каплый.

Яңгыра, җыр, тыйнак илем өчен,
Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.
Яңгыра, җыр, горурлыгы булып,
Батырлыгы булып халкымның!
Мансур ШИҺАПОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading