16+

Җиңүчеләр планшетлы булды

«IT-чемпион» республика бәйгесенең II этабы җиңүчеләре билгеле булды. Татарстанның белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә барган бәйге 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Җиңүчеләр планшетлы булды

«IT-чемпион» республика бәйгесенең II этабы җиңүчеләре билгеле булды. Татарстанның белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә барган бәйге 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Этап нәтиҗәләре буенча, 153 җиңүче iPad планшетлары белән бүләкләнүгә лаек. Бүләкләү тантаналары Татарстан Республикасының территориаль зоналары буенча бара. 11 сентябрь көнне «IT-чемпион» республика бәйгесенең II этабында җиңгән 39 бала үз планшетларына ия булды. Кукмара шәһәр тибындагы бистәсенең А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Теләче, Саба һәм Питрәч районнарыннан килгән балалар бүләкләнде. Ә Мамадышның 2 нче лицеена исә Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга һәм Менделеев районнары балалары чакырылган иде.
12 сентябрьдә исә тантаналы чаралар Чаллы, Буа һәм Әлмәт шәһәрләрендә узды. Чаллының 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараена Чаллы шәһәре, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Актаныш, Зәй, Сарман һәм Тукай районнарыннан булган җиңүчеләр чакырылды. Буа районының Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбенә исә Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарыннан укучылар җыелды. Әлмәт районының Яшьләр үзәгендә Әлмәт, Азнакай, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән районнарыннан килгән җиңүчеләр бүләкләнде.
13 сентябрь көнне бүләкләү тантаналары Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә һәм Казан шәһәрендә узачак. Алексеевскиның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Алексеевск, Аксубай, Әлки, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары балалары, ә Казанның 19 нчы гимназиясендә 21 Казан укучысы планшетлар белән бүләкләнәчәк. Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасына Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның да килүе көтелә.
PS. «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә ярыш 3 этапта уза. Бәйгенең беренче этабы - 1 марттан 24 майга кадәр, икенчесе 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр барды. Инде 3 нче этапка старт бирелде. Аның нәтиҗәләре 20 декабрьдә игълан ителәчәк. Искәртеп узыйк: һәрбер этап нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль райондагы иң актив 3 укучы планшетлар белән бүләкләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading