16+

Идеаль хатын-кыз ир-ат күзлегеннән

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче: - Кемгәдер хатын-кыз-кәсепче кирәк, кемдер аны эш аты итеп күрә, кайберәүләр кунакка йөртер өчен бик матур хатыны булуын тели. Идеальлекне һәркем үзе тудыра. Ләкин идеаль дигәннең дә чамасы булырга тиеш. Бар яктан да идеаль булып булмый. Минем өчен иң идеаль хатын-кыз ул - минем Рәзинәм. Бу тормышта...

Идеаль хатын-кыз ир-ат күзлегеннән

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче: - Кемгәдер хатын-кыз-кәсепче кирәк, кемдер аны эш аты итеп күрә, кайберәүләр кунакка йөртер өчен бик матур хатыны булуын тели. Идеальлекне һәркем үзе тудыра. Ләкин идеаль дигәннең дә чамасы булырга тиеш. Бар яктан да идеаль булып булмый. Минем өчен иң идеаль хатын-кыз ул - минем Рәзинәм. Бу тормышта...

Фәндәс Сафиуллин, сәясәтче:
- Кемгәдер хатын-кыз-кәсепче кирәк, кемдер аны эш аты итеп күрә, кайберәүләр кунакка йөртер өчен бик матур хатыны булуын тели. Идеальлекне һәркем үзе тудыра. Ләкин идеаль дигәннең дә чамасы булырга тиеш. Бар яктан да идеаль булып булмый. Минем өчен иң идеаль хатын-кыз ул - минем Рәзинәм. Бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешкән булсам, барысына да хатыныма рәхмәтлемен. Ул - мине тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, эшләргә мөмкинлекләр тудыручы, йөзебезгә кызыллык китермичә тәрбияләп үстергән балаларыбызның әнисе.

Роберт Миңнуллин, шагыйрь:
- Идеаль хатын-кыз буламыни?! Минем өчен хатын-кыз ул акыллы, чибәр булырга, ирен, балаларын, якыннарын ярата белергә тиеш.Матур булып күренергә тырышсын, ашарга пешерә белсен,тәмле телле, якты йөзле, яхшы хуҗабикә булсын. Дөрес, хәзер заман үзенекен итә. Хатын-кызлар көчле булырга омтыла, машина йөртәләр, җитәкче урыннарында эшлиләр, нәрсә генә булса да, хатын-кыз - өй, гаилә учагы булырга тиеш, минемчә.

Илдус Габдрахманов, Камал театры артисты:
- Безгә - ирләргә күп кирәкми бит инде ул. Хатын-кыз безнең теләкләребезне тормышка ашыра икән, шул җитә. Актер күбрәк хатын-кыз һөнәре буларак кабул ителә, шуңа да хатын-кызларның эчке дөньяларын тоям кебек. Юк-бар белән хатын-кызның башын катырмаска тырышам. Менә, әле авырып ятам. Сәлимәм эштә. Гаиләдә бер-береңә юл бирергә кирәк. Идеаль хатын-кыз нинди буламы? Аңлата алмыйм мин моны. Хатын-кыз - хатын-кыз булырга тиеш инде ул. Назлы, ягымлы... Идеальлек төшенчәсе ул шул хатын-кыз белән яши-яши туа. Хәзергә кадәр тату яшибез икән, димәк, Сәлимә минем өчен иң яхшы хатын-кыз.

Данил Сәфәров, Матбугат.ру, Татпресса.ру һәм башка сайтлар җитәкчесе:
- Хатын-кыз, беренче чиратта, хатын-кыз була белергә тиеш. Ә бу зур осталык сорый. Моңа акыл, хәйләкәрлек, тәрбия, ир-атларны аңлый белү дә керә. Ир- атлар белән тигезләшергә омтылган хатын-кызларның бәхете булмыйдыр, минемчә.

Фото wencom.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading