16+

«Җидедәге – җитмештә»

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин турында әнә шулай дип белдерде ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

«Җидедәге – җитмештә»

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин турында әнә шулай дип белдерде ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Шагыйрьнең иҗатын яратуын ул рәхмәт сүзләре белән дә ныгытырга онытмады, зурлавын исә Фәйзуллинның үзе язган юллар - шигырьләре белән дә куәтләде. Бүләккә исә ТР Президенты исеменнән машина ачкычы да тапшырды.
Киңкырлы иҗат иясе, «Казан утлары» журналын 20 елдан артык җитәкләгән Равил Фәйзуллин ул яктан узган юлы белән горурлана ала. Шигърияттә яшьлек елларында ук танылу, әле 24 яше тулганчы ук СССР Язучылар берлеге әгъзасы булу, никадәр шигырь җыентыклары... Шагыйрь «ШК»га биргән интервьюсында да әйтеп узган иде: ул - шигъриятнең бәхетле елларында туган шагыйрь!
М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган 70 яшьлек юбилей тантанасы шуңа да тулы зал җыйгандыр. Монда шигърият яратучылар да, шагыйрь-язучылар да, җитәкчеләр дә, читтән килгән мәртәбәле кунаклар да җитәрлек булды. Юбилярны Төркиядән Мостафа Өнәр, Мәскәүдән Рауль Мир-Хәйдәров, Башкортстаннан Равил Бикбаевлар котлады, шагыйрьнең Казанда яшәгән, бергә иҗат иткән каләмдәшләре дә сәхнә тотты.
Кичәнең бизәге булып, шагыйрьнең 12 яшьлек улының саксофонда уйнавы һәм әтисенең шигырен сөйләве булды кебек. Залда утырган әтисе - Равил, әнисе Наилә өчен дә иң кадерле бүләк булып әнә шул үз Газизләренең горурлык хисләре белән сугарылган бәйрәм күчтәнәче торгандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading