16+

Игелек кылырга Черек күлгә кил

«Игелекле Казан» проекты кысаларында, көзге Игелек атнасы башланды.

Игелек кылырга Черек күлгә кил

«Игелекле Казан» проекты кысаларында, көзге Игелек атнасы башланды.

Матур гадәт буенча, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә беренче сыйныф балалары өчен Игелек дәресләре үткәрелә. Хәйрия фондлары һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, танылган журналистлар, артистлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре балаларга игелек, ярдәмчеллек, хөрмәт, милләтара дуслык төшенчәләре турында сөйли. Игелек дәресләрендә беренче сыйныфлар укучылары «Игелекле эшләр көндәлеге» белән таныша. Әлеге көндәлек - беренче сыйныфларга мэр Илсур Метшинның бүләге. «Игелекле эшләр көндәлеге» проекты узган ел старт алган иде. Китап рәвешендәге бу көндәлек балаларны игелекле эшләргә өнди.

Дневникдобрыхдел.рф онлайн-платформа да булдырылган. Проектта катнашучылар социаль челтәрдә үзләре башкарган игелекле эшләр турында сөйли, конкурсларда катнаша. Мэр Илсур Метшин үзе дә Идел буе районының 83нче лицеенда беренче сыйныфларга Игелек дәресе үткәрә.

Көзге Игелек атнасы «Игелекнең исемнәре күп» реклама-мәгълүмат кампаниясенә старт бирә. Шәһәр урамнарындагы реклама корылмаларына хәйриячеләрнең фоторәсемнәре беркетеләчәк.

Башкаланың ике мәктәбендә «В твою пользу» хәйрия фонды ярдәмендә аутизм кимчелекле балалар өчен ресурс сыйныфлары тәкъдим ителә. Аутизм авырулы балалар остаз-караучылар булышлыгында сәламәт балалар белән берлектә белем алачак.

Казанның Калинин урамы, 3 йорт адресында 8 сентябрьдә «Игелекле куллар» («Хорошие руки») беренче үзәк хәйрия склады ачыла. Казан мэриясе «День добрых дел» хәйрия фондына склад өчен бина биргән иде. Анда төзекләндерү эшләре башкарылды. Кешеләр әлеге складка кием-салым, ашамлыклар, көнкүреш техникасы китерә. Мохтаҗлар исә шул складка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Мәктәпләр 9 сентябрьдә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, Горки-Әмәт урман-паркында, «Континент» һәм «Сосновая роща» паркларында гомумшәһәр хәйрия ярминкәләре оештыра. «Игелекле Казан» проекты кысаларында, быел мәктәп ярминкәләренә 9-10 сентябрьләрдә Черек күлдәге «Ярдәм базары» хәйрия чарасы да өстәлә. Анда танылган дизайнерлар, модельерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар катнаша. Черек күлдәге ярминкәдән килгән табыш хәйрия эшләренә күчерелә. Гомумән, Игелек атнасы барышында җыелган акчалар dobro.mail.ru/kazan сервисында тикшерү узган хәйрия фондларына тапшырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading