16+

«Илһамлы каләм» яшьләргә юл яра

Узган атнада, җомга көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

«Илһамлы каләм» яшьләргә юл яра

Узган атнада, җомга көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

«Илһамлы каләм» - Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Әлеге иҗади бәйге ел саен үткәрелеп килә, ә быелгысы инде - дүртенчесе. Конкурсны уздыруның төп сәбәбе - беренче чиратта, татар укучылары арасында сәләтлеләрне барлау, тәрбияләү һәм үстерү. «Илһамлы каләм» - КФУның Филология һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылган. Конкурста 9-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр, тәгаенләп әйткәндә, проза, поэзия, драматургия һәм публицистика каралды.
Институтның Актлар залында конкурста катнашып җиңгән укучыларны һәм аларның укытучыларын тантаналы төстә бүләкләү үткәрелде. Ул институтның студентлары тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән чиратлаштырылып алып барылды. Бәйгенең жюри рәисе - КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов: «Конкурс, инде моннан берничә ел элек үк, элеккеге ТДГПУ базасында оештырылып, шуннан башланып киткән иде. Беренче елларны катнашучылар Татарстан Республикасыннан гына булсалар, аннан соңгы елларда, шул исәптән узган ел да Россиянең башка төбәкләреннән дә шактый гына балалар катнашып килә. Иң мөһиме - безне шунысы куандыра: «Илһамлы каләм»гә килгән эшләрнең сыйфаты ел саен күтәрелә, саны да арта бара. Һәм шунысы да игътибарга лаек, географиябез дә киңәйгәннән-киңәя. Бу конкурсны алга таба да оештырырбыз һәм әлеге бәйгедә тагын да күбрәк укучылар катнашыр дип уйлыйм. Нык куандырганы - конкурста катнашкан укучыларның күп өлеше киләчәктә безнең студентларыбыз булып китә. Аларның кайберләре инде беренче, икенче, өченче курсларда укып йөриләр. Быел да бу матур традиция дәвам итәр һәм инде унберенче сыйныфны тәмамлаучы конкурста катнашкан егетләр-кызлар, җиңүчеләр безнең институтыбызны сайларлар дип уйлыйбыз. Чынлыкта да, бүгенге көндә институтта алга таба әлеге юнәлештә тиешенчә уку, белем алу, тулы канлы, тулы хокуклы белгеч булып чыгу өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр бар. Безнең кадрларыбыз - укытучы-галимнәребез бик көчле. Бүгенге көндә бу юнәлештә эшләүче бер генә уку йортының да мондый базасы һәм мөмкинлекләре юк», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading