16+

Илдар Сәгъдәтшин: «Интернет порталыбызны мобиль телефоннарга кушымта рәвешендә дә күрәсебез килә»

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды эшли башлаган көнне "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасы узды. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, нәшриятта бастырылган китапларның барысы да электрон форматта әлеге сайтка эленә.

Илдар Сәгъдәтшин: «Интернет порталыбызны мобиль телефоннарга кушымта рәвешендә дә күрәсебез килә»

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды эшли башлаган көнне "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасы узды. Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сүзләренә караганда, нәшриятта бастырылган китапларның барысы да электрон форматта әлеге сайтка эленә.

Елына 200дән артык исемдәге китап чыгаруын истә тотканда, сайт укучылары өчен ике көнгә бер китап тәкъдим ителәчәк. Электрон портал татар, рус һәм инглиз телләрендә эшли. Киләчәктә, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә, сайт эшен латин алфавитында да алып бару мөмкинчелеге каралачак.

"Татар әдәбияты үзәге" эшчәнлеге белән журналистларны Илдар Сәгъдәтшин якынрак таныштырды.

Узган елның июль аеннан бирле сайтка 15 меңгә якын кеше кергән, 1,5 мең китап сатылган. Китап сату дигәннән, нәшрият директоры сайт эшли башлаганнан бирле чит төбәкләрдә татар китапларын сатып алучыларның саны ике тапкырга артуын билгеләп үтте. 2014 елда китап нәшрияты белән 16 төбәк эшләсә, 2017дә бу сан 37гә җиткән.

- Бу санны әле күп дип әйтеп булмый, үсәр өчен мөмкинлекләр бар. Татар китабын таныту өчен интернет порталыбыз алдында зур бурычлар тора. Аны мобиль телефоннарга кушымта рәвешендә дә күрәсебез килә, - ди Илдар Сәгъдәтшин.

"Татар әдәбияты үзәге" интернет-кибет белән китапханәне берләштерә. Сайтның концепциясе бүгенге контентның барлык таләпләренә дә туры килерлек итеп эшләнгән. Китаплар жанрына карап бүлекләргә бүлеп бирелгән. Электрон китапханә каталогында үзең теләгән параметрлар буенча китап киштәңне дә булдыра аласың. Онлайн-китапханәдә китапларны бушка һәм акча түләп укырга була. Бушлай китаплар 90 процентны тәшкил итә. Электрон китаплар арасында интерактив дәреслекләр дә бар.

- Болардан кала, китапларның авторлары белән танышу, язышу, фикер алышу мөмкинлеген дә караячакбыз. Укучыларның фикерен белү өчен онлайн тавыш бирүне дә оештырдык. Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы арада аудиокитаплар популярлашты. Аларның басма китаптан өстенлеге - юлда машинада барганда тыңлап булу. Китапларны танылган артистлар, дикторлар укый. Тиздән интернет-радио эшләтү нияте дә бар. Ул да милли-мәдәни мирасыбызны саклауда, аны халыкка җиткерүдә бер этәргеч булыр дип уйлыйм. Электрон китапларны www.tatkniga.ru сайтында укып була. Аңа социаль челтәрләр аша да керә аласыз. Кыскасы, йөз кат ишеткәнче бер тапкыр күрүең хәерле, - дип, нәшрият директоры "Татар әдәбияты үзәге" сайты белән танышырга чакырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ



Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading