16+

«Имәнлек» станциясенә кузгалырга торабыз

Казан метрополитенының булачак «Имәнлек» («Дубравная») станциясе юнәлешендә тоннель казу эшләренә әзерлек башланды.

«Имәнлек» станциясенә кузгалырга торабыз

Казан метрополитенының булачак «Имәнлек» («Дубравная») станциясе юнәлешендә тоннель казу эшләренә әзерлек башланды.

«Казан метро төзелеше» предприятиесенең баш инженеры Владимир Жданов кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгълүмат биргәнчә, Татарстанга тоннель казучы тагын бер комплекс сатып алынды. Казанда «Сөембикә», «Алтынчәч» һәм «Айсылу» комплекслары эшли инде. «Ләйсән» дип исемләнгән яңа комплекс әлегә Мәскәү шәһәрендә метро тоннеле казуда файдаланыла. Япониядә эшләнгән техника, Россия башкаласына кайтартылганчы, АКШта тоннель казуда тәүге чирканчык узган.
«Метро төзүчеләребезнең Мәскәүдә эшләүләре абруй һәм тәҗрибә туплау», - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин төп эш күләмнәренең Казанда булуын искәртте. Киләсе елда шартлы исемнәрдәге «Авиатөзелеш», «Мәскәү» һәм «Декабристлар» станцияләрен ачу - төп бурыч. «Бик тә мөһим булган Азино юнәлешендә эшли башларга кирәк», - диде мэр.
«Имәнлек» Казан метрополитенының беренче чиратындагы линиядән икенче линиягә күченеп утыру станциясе ролен үтәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading