16+

Җинаятьчеләр изге бәйрәм белән дә санлашмый

Христианнар якшәмбе көнне бөтен дөнья буенча Пасханы бәйрәм иттеләр. Әлеге дин тарафдарлары өчен Пасха төне иң изге бәйрәмнәрнең берсе булып саналуына карамастан, ул күп җирләрдә бик тынычсыз узган. Җинаять очраклары турындагы хәбәрләр җиһанның төрле почмакларыннан килеп торды.

Украинада халык белән хакимият арасында кайчаннан бирле барган каршылык нәкъ Пасха төнендә канлы бәрелешкә үсеп җиткән. Нәтиҗәдә, Славянск шәһәренең өч җирле кешесе үтерелгән. АКШның Флорида штатында исә, 200ләп кеше җыелган бер чиркәүгә зур тизлектә машина килеп кереп, 20гә якын кешене таптаткан. Шул ук төнне Россиянең Новосибирск шәһәрендә дә шундый ук очрак булды. Анда 19 яшьлек исерек егет, урланган машинада, чиркәүгә кереп баручылар төркеменә бәрелгән. Машина тәгәрмәчләре астында төркемне озата баручы ике полицейский һәлак булган, тагын берничә кеше яраланган.
Россиядә дүшәмбе иртәсен дә тагын бер җинаять очрагы яңгыратты. Белгород шәһәренең бер банкына коралланган ир-ат бәреп кереп, үзенең «катырылган» кертемендәге 23 миллион сум акчасын бирүләрен таләп иткән. Аллага шөкер, вакыйга корбаннарсыз тәмамланды. Хокук сакчылары, ир-атны кулга алып, тотакларны азат иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading