16+

Инспекторлар хатыннарны тыңламаска киңәш итә («Шәһри Казан» журналисты Казан буйлап рейдка чыкты)

Андрей Богачев белән Алмаз Борһанов юл хәрәкәте сагында. Бертуган энекәшем Рәдиф автоинспекциядә эшләве белән горурлана торган иде. «Шоферларны кызганам, әмма ялганчыларын яратмыйм», - дип әйткәне хәтердә. Кызганыч, гомере кыска булды. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге патруль-пост хезмәте инспекторлары белән төнге рейдка кузгалганда күңелемне энекәшне сагыну хисләре биләп...

Инспекторлар хатыннарны тыңламаска киңәш итә («Шәһри Казан» журналисты Казан буйлап рейдка чыкты)

Андрей Богачев белән Алмаз Борһанов юл хәрәкәте сагында. Бертуган энекәшем Рәдиф автоинспекциядә эшләве белән горурлана торган иде. «Шоферларны кызганам, әмма ялганчыларын яратмыйм», - дип әйткәне хәтердә. Кызганыч, гомере кыска булды. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге патруль-пост хезмәте инспекторлары белән төнге рейдка кузгалганда күңелемне энекәшне сагыну хисләре биләп...

Андрей Богачев белән Алмаз Борһанов юл хәрәкәте сагында.

Бертуган энекәшем Рәдиф автоинспекциядә эшләве белән горурлана торган иде. «Шоферларны кызганам, әмма ялганчыларын яратмыйм», - дип әйткәне хәтердә. Кызганыч, гомере кыска булды. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге патруль-пост хезмәте инспекторлары белән төнге рейдка кузгалганда күңелемне энекәшне сагыну хисләре биләп алды.

Министр да, банкир да түгел
Безнең маршрут - Яңа Савин районындагы Сибгат Хәким, Чистай, Әмирхан урамнары. Экипажыбыз командиры - лейтенант Андрей Богачев.
- Смоленск өлкәсендәге Ельня шәһәреннән мин, монда 2007 елдан эшлим. Казан туган шәһәрем кебек җанга якын, - ди ул, елмаеп.
Тарихтан Бөек Ватан сугышы елларында Смоленск төбәгендә каты бәрелешләр барганлыгын да искә төшердек.
- Ельня тирәләрендә казыган саен кеше сөякләре чыга. Мәктәптә укыганда эзтабарлар отрядында йөргәндә 25әр кеше сөякләрен туганнар каберлегенә җирли идек, - ди Андрей.
Богачевның «напарнигы» - Казан егете Алмаз Борһанов, автоинспекциядә 2011 елдан.
- Берегез - банкир, икенчегез министр икән сезнең. Алмаз, республиканың спорт министры Рафис Тимерхановичның туганы буласыңмы әллә? - дим, шаяртып.
- Юк, фамилиядәше генә, - дип көлә Алмаз.
Экипаж иң элек юл билгеләренең исән-иминлеген карап чыкты. Юл билгеләре светофор кебек үк әһәмиятле, дип, миңа тәфсилләп аңлата бардылар.

Ашыкма, туган!
Чистай урамында бер автомобиль, юл өслегенә төшерелгән янәшә ике тоташ сызыкны кисеп, борылыш ясады.
- Кагыйдәне бу рәвешле бозган өчен 1500 сум штраф, - дип тиз генә мәгълүмат җиткерде Андрей һәм документларын тотып килеп баскан егеткә дәште:
- Ни өчен туктатканны әйтимме?
- Әйтмәгез, үзем дә беләм.
- Белгәч, ник кагыйдә бозасың соң?
- Ашыга идем шул, - диде егет гаепле тавыш белән.
- Ашыкма, туган, кагыйдәләрне бозсаң, өеңә кайтып та җитә алмавың бар, - диде Андрей.

Хатыннар - командир
Чистай урамында янә тоташ сызыкны кисеп чыгу мисалы теркәлде. Яшь кенә гаилә, татарлар. Автомобиль хатын исемендә.
- Тоташ сызыктан чыгарга ярамаганлыгын беләм инде мин. Хатын: «Борыл, кибеткә керергә кирәк», - диде, - дип акланды автомобиль белән идарә иткән яшь ир-ат.
Телефоннан сөйлә­шә-сөйләшә ДПС экипажы янына килә башлаган хатын, минем блокнотка язгалап утыруымны күрүгә, ярты юлда туктап калды.
Бу хәлне автоинспекторлар да сизенгән.
- Кагыйдә бозучылар эки­паж составында блокнот тоткан, фотоаппарат аскан гражданнар киемендәге кешедән күбрәк курка, - диделәр.
Бу очракка нәтиҗә чыгарып:
- Хатын-кыз тормыш дилбегәсен үз кулында тотарга да мөмкин, ләкин руль артында ир-атның үз сүзе булырга тиеш. Хатыныңның тегендә борыл, монда борыл, дигән командасын тыңлап барсаң, авариягә дә ерак түгел, - диделәр.
«Казан-Арена» футбол стадионы яныннан узганда башкалабызда 2013 елда булган Универсиада турында сүз кузгаттык. ЮХИДИнең Универсиадага хезмәт күрсәтүдә яхшы билгесе алганлыгын да искәртергә онытмады полиция лейтенантлары.
- Мин Сочига да бардым. Казаннан 10 машинада икешәр экипаж Олимпия уеннары вакытында юл хәрәкәте иминлеген сакладык. Казан автоинспекторлары Сочи шәһәрендә дә сынатмады, - диде Алмаз.

Туристларга хөрмәт
- Минем энекәш шо­фер­ларны кызганам, дип әйтә торган иде, сез кызгана­сыз­мы?
- Күрше төбәкләрдән Казанга гаиләләре белән килүчеләр, шулай ук йөк машиналары шоферлары, аеруча төнлә, автомобильдә үзләренә кирәкле урамны таба алмыйча адашып йөриләр. Без аларны юл күрсәтеп озатабыз, кагыйдәләрне тупас бозмасалар, штрафка тартмыйбыз. Казанны яратып китсеннәр, тагын килсеннәр, дип калабыз, - ди егетләр.

Кармакта - такси
Андрей Богачев та, Алмаз Борһанов та таксистларга карата кырыс, чөнки тегеләре һәрвакыт ашыгып, хәтта светофорның кызыл утына чыгып, авария ихтималы тудыралар икән. Шундый бер «әтәч»-таксист автоинспекторлар кармагына капты. Үзем дә белеп тору зыян итмәс, дип, дәфтәремә язып куйдым. Светофорның кызыл утына чыксаң, 1 мең сум штраф. Бу кагый­дәне икенче мәртәбә бозсаң һәм алдагы штрафың түләнмәгән булса, инде 5 мең сумыңны әзерлисең яки транспорт чарасын идарә итү хокукыннан мәхрүм каласың.

Исереккә сәлам юк
Рамазан аеның файдасыдырмы, төн уртасына кадәр рейдта йөрсәм дә, руль артына исерек хәлдә утыручылар очрамады. Ял һәм бәйрәм көннәрендә күбрәк теркәлә икән сәрхуш шоферлар.
- Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручылар арасында ир- атлар да, хатын-кызлар да җитәрлек. Хатын-кызга исерек булу шулхәтле килешми, җитмәсә руль артына утырган бит әле ул, - ди Алмаз Борһанов.
Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, башкалада быел спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган 2,5 мең кеше ачыкланган. Әлеге исемлеккә медицина тикшерүеннән баш тартучылар да керә. Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырсаң, 30 мең сум штраф салына һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукы таныклыгы 1,5-2 елга алына. Әгәр спиртлы эчемлек кулланганы өчен таныклыгын алдырган кеше таныклыксыз килеш транспорт чарасы белән идарә итсә, 50 мең сум штрафка тартыла, моның өстенә суд 15 тәүлеккә административ кулга алу һәм җәмәгать эшләренә мәҗбүри тарту җәзасы да билгеләргә мөмкин.

Әмирхан урамында кагыйдә бозган чираттагы автомобиль йөртүче туктатылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading