16+

Җир астында миллионнар «югала»

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Казан метрополитены төзелешендә 411,8 миллион сумлык исәп-хисап хаталарын ачыклаган.

Җир астында миллионнар «югала»

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Казан метрополитены төзелешендә 411,8 миллион сумлык исәп-хисап хаталарын ачыклаган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, ТР Хисап палатасы коллегиясе утырышында 2012-2013 елларда метро төзелешенә Татарстан бюджетыннан бирелгән финанс чыганакларының максатчан тотылышын тикшерү нәтиҗәләре каралган. Аудитор Илнур Мөбәрәков сөйләгәнчә, 2012-2013 елларда метро төзелешенә, федераль бюджеттан бирелгән акчаларны да исәпләп, 8 миллиард 143,9 миллион сум күчерелгән. Шушы чыганакларга «Яшьлек», «Төньяк вокзал», «Авиатөзелеш» станцияләре сафка бастырылды. Заказчы - «Җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча дирекция» финанс чыганакларының 90 процентын эшләрне башкаручы төп подрядчы оешма - «Казан метро төзелеше» ачык акционерлык җәмгыятенә һәм «Татинвест гражданпроект» институтына, ә калган сумманы «Җиңү проспекты» станциясеннән «Имәнлек» станциясенә юл сузу эшләренә җиһазлар сатып алуга биргән. Метроның 2005 елда ачылган беренче линиясендә дә төгәлләнми калган эшләр ахырына җиткерелгән.
Төп кимчелек милектән дөрес файдаланмауга бәйле. Мисал өчен, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы күрсәтмәсе буенча, «Кремль», «Тукай мәйданы» һәм «Горки» станцияләрендәге җир асты автопаркинглары муниципаль милеккә күчерелгән. Ләкин 298,8 миллион сумлык әлеге корылмалар һаман «Җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча дирекция»нең тәмамланмаган төзелешләр исемлегендә тора. «Горки» станциясендәге паркинг, М.Акуловның шәхси предприятиесе сыйфатында, түләүле автомәйданчык буларак файдаланыла. Әмма дирекция белән килешү төзелмәгән. «Төньяк вокзал» станциясендә төзелеш эшләре бәяләре башкарылган эшләрдән 1,3 миллион сумга арттырып күрсәтелгән. Төзелеш барышында 9 килешү вакыты үтәлмәгән, нәтиҗәдә, штраф (неустойка) 78 миллион сумнан артып киткән.
Тикшерүдә ачыкланган финанс бозулар турындагы мәгълүматлар Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading