16+

Ир - атның юмартлыгы 8 мартта беленә

Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр, Укытучылар көне алдыннан халыкта кинәт кенә чәчәк кибетләренә мода башлана. 8 мартны чәчәк кибетләре аеруча зарыгып, түземсезләнеп көтә. "Ир кешенең саранлыгы-юмартлыгы 8 мартта беленә", - ди чәчәк кибетләре сатучылары.

Ир - атның юмартлыгы 8 мартта беленә

Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр, Укытучылар көне алдыннан халыкта кинәт кенә чәчәк кибетләренә мода башлана. 8 мартны чәчәк кибетләре аеруча зарыгып, түземсезләнеп көтә. "Ир кешенең саранлыгы-юмартлыгы 8 мартта беленә", - ди чәчәк кибетләре сатучылары.

Кәҗә бистәсе метро станциясе тирәсендә урнашкан чәчәк кибетендә эшләүче флорист Надежда, Яңа елдан соң чәчәккә бәя ике тапкыр артты дип, гаҗәпкә калдырды! Әле ел башында Татарстан туфрагында, Татарстан кояшына карап үскән розалар узган елдагыча 60 сум торса, евро курсы белән бергә Голландиядән кайтарылган розаларның бәясе дә күккә ашкан, безнекеләр дә.

- Кризис аркасында сатып алучылар да, керем дә кимеде. Әмма кайбер даими клиентларыбыз хатын-кызларын чәчәк белән сөендерүдән туктамады. Әйтик, бер бабай безгә көнаралаш килеп, тормыш иптәшенә хризантемалар бүләк итә. Ә 35 яшьләр тирәсендәге бер ир көн саен диярлек хәтта ике меңлек, конфетлар белән бизәлгән чәчәк бәйләмнәренә кадәр сатып ала. Кибеткә товарны өч көнгә бер китертәбез, - диде Надежда.

Монда чәчәкнең нинди генә төстәгесе юк, тик шулай да, флорист сүзләренчә, кызыл һәм ак төстәгеләрен аеруча күп алалар. Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр көне килеп җитәрәк, биш көнгә бәяләрне күтәреп куялар, ничә сумга, дип сорагач, коммериция сере, дип җавап бирде Надежда.

Татарстанның умартачылык идарәсе җитәкчесе Рәшит Сафиуллин 8 мартта хатын-кыз туганнарын чәчәксез калдырмый, ә әнисенә гөлләр бүләк итә. Быел бәянең ике тапкырга артуы аны чәчәк кибетенә барудан туктатмаячак.

- Елга бер килә торган бәйрәмгә акча санап торып булмый инде, - диде ул.

Чәчәк кибетендәге бәяләр
Татарстанда үстерелгән розаның бер данәсе - 110 сум
Голландиядән кайтарылганы - 250 сум
Хризантеманың бер ботагы (кечкенәсе) - 150 сум, купшырагы - 180 сум
Лаләнең бер данәсе - 90 сум
Лилиянең бер ботагы - 400 сум
Гербераның бер данәсе - 180 сум
Кәгазь кап эчендә сулы савытка утыртырлган орхидея - 400 сум


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading