16+

«Җир шарындагы иң яхшы ишегалды»

Казан шәһәр хакимияте башлангычында ишегалларын һәм скверларны төзекләндерү эшләре бара.

«Җир шарындагы иң яхшы ишегалды»

Казан шәһәр хакимияте башлангычында ишегалларын һәм скверларны төзекләндерү эшләре бара.

Светлая урамындагы 18 нче йорт ишегалды да яңа сулыш алды. 28 августта биредә «Җир шарындагы иң яхшы ишегалды» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Илдар Фәттахов, халыкка мөрәҗәгать итеп: «Ишегалды бәйрәмнәре хаксыз рәвештә онытыла төште. Киров һәм Мәскәү районнарында без аны кабат тернәкләндерергә булдык», - диде.
Ул подрядчы оешмалар вәкилләренә, «Заречье» идарәче компаниясе эшчеләренә бүләкләр тапшырды. «Спарта» футбол командасы үсмер егетләренә яңа формалар бирелде. Киров районында спортның үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен, команда тренеры Андрей Кирилловка хакимият башлыгы рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм акчалата бүләкләде.
«Спарта» шәһәр күләмендә үткәрелгән «Күн туп» ярышларында өлкәнрәкләр төркемендә 1 нче урынны алган. Аракчино бистәсенең «Олимпиец» футбол командасы һәм аның тренеры Александр Каргинның уңышлары да югары бәяләнде. «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү һәм «Московский» мәдәният һәм спорт үзәкләре иҗат коллективларының чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Киров районы ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары, «Клаксон» театры артистлары балалар өчен уен-викториналар оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading