16+

Ирек Шәрипов «Нәүрүз» бәйрәме турында: «Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә янәдән торгызылды»

Быел төрки халыкларның Яңа ел башы буларак билгеләнгән Нәүрүз бәйрәмен 25 март көнне Казан ипподромының Хан сараенда үткәрәчәкләр.

Ирек Шәрипов «Нәүрүз» бәйрәме турында: «Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә янәдән торгызылды»

Быел төрки халыкларның Яңа ел башы буларак билгеләнгән Нәүрүз бәйрәмен 25 март көнне Казан ипподромының Хан сараенда үткәрәчәкләр.

Озак еллар игътибарсыз торган әлеге бәйрәм янәдән татар халкы көндәлек тормышына кайтарыла башлады. Татарстан башкаласында Нәүрүз 2014 елда яңартылды.

Идел буе, Кавказ, Көнбатыш һәм Үзәк Азия халкына хас булган бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән мизгелдә үткәрелә. Казан яз бәйрәмен иртә таңнан каршы алачак. Бәйрәм төрки халыкларның милли традицияләре һәм мәдәнияте чагылган күргәзмәләр, ярминкәләр белән башланып китәчәк.

- Татар халкы элек-электән үткәреп килгән Нәүрүз бәйрәме, революциядән соң онытылган иде. Хәзер исә яз белән Яңа ел бәйрәме Татарстан һәм Башкортстан җирлегендә янәдән торгызылды. Республикабызда Азия милләтләре вәкилләре дә күпләп яши. Алар да бәйрәмне яратып үткәрә. Хәзер елдан-ел күбрәк кунак кабул итәбез, - диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов.

Бәйрәмнәрдә шулай ук үзбәк, таджик, төркмән, әфган, казах, әзербайҗан, башкорт, киргиз кебек милли-мәдәни берләшмә вәкилләре дә катнашачак. Алдагы елларда бәйрәм Г.Камал театры бинасында уза иде.

- Камал театры каршысындагы урынны бәйрәмгә килгән кунакларга уңайлы булсын өчен алыштырдык. Театр каршында машина куярга урын юк иде. Казан ипподромында исә парковкада мең кешелек урын бар. Бәйрәмнең төп өлеше көрәш һәм ат чабышларыннан тора. Ә театр каршында андый мөмкинлекләр юк иде. Киләсе елга ипподромда тулыканлы Нәүрүз булачак, - диде Ирек Шәрипов.

Бәйрәм "Җир уянуы" дигән хореографик композиция белән ачылып китә.
- Бу логикага корылган бәйрәм булачак. Яңа ел яз килү, көннең төннән озыная башлаган чорында җитә бит. Без бию аша табигать уянуын һәм Татарстан халыклар төрлелеген күрсәтәчәкбез. Барлык серләрне дә ачып бетермим, ләкин бу истә кала торган матур бәйрәм булачак.
Нәүрүз бәйрәмдә биш мең кеше катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading