16+

Җирнең кадастр бәясе кайда күпме тора?

Җирнең кадастр бәясе кайда күпме тора?

Укучыларыбызның җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына «Консалтинг һәм бәяләү» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Васыйл Мәҗитов җавап бирә.

Хәзерге вакытта җир салымы участокның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен белү өчен нәрсә эшләргә тиеш?

Гөлинә Хисамова, Арча.


Моның өчен үзегез белергә теләгән җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Ә аны җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табарга мөмкин. Моның өчен башта Интернетта Росреестрның кадастр картасы битенә керергә кирәк (Публичная кадастровая карта). Аннан соң кадастр номеры, адрес, координатлар битенә кызыксындырган җир участогының кадастр номерын кертеп эзлисең. Килеп чыккан биттә әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмат, шул исәптән кадастр бәясен дә белергә була.



Җирнең кадастр бәясе ничә елга бер тапкыр исәпләнелә? Аның бәясе нәрсәгә бәйле?

Алсу Хәлимова, Казан.


Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калмыйча башкарылырга тиеш. Җирнең кадастр бәясе ул кишәрлекне нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап куела. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар урнашкан, файдалы казылмалар булган җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдән күпкә кыйммәтрәк йөри. Юлларның кадастр бәясе, киресенчә, арзанрак. Шәһәр һәм авыллардагы һәр кишәрлек кадастр бәясен алгач, урындагы депутатлар ставкалар кабул итә. Әгәр физик затлар өчен ул 0,5 процент булса, юридик затларга - 1,5 процент. Шәһәрдә җир участокларын куллану рөхсәт ителгән объектларның берничә төре бар: рөхсәт ителгән торак йортлар, спорт заллары, «Ашыгыч ярдәм» станцияләре, хастаханәләр, административ предприятиеләр, офислар, конторалар, транспорт чараларын даими һәм вакытлыча саклау урыннары, вакытлыча куелган вак сәүдә корылмалары, коммуналь хуҗалык объектлары (электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү һәм башкалар), тукталышлар һәм гаражлар, балалар мәйданчыклары, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннары, чүп савытлары мәйданнары һәм башкалар.


Әгәр миндә кадастр бәясе шик уятса, кая да булса мөрәҗәгать итә аламмы?

Илнур Гаязов, Казан.


Әйе, сез алты ай эчендә дәгъва белдерә аласыз. Аны махсус комиссия хәл итә. Бүгенге көндә мондый ­комиссия­ Казанда Татарстан буенча Росреестр идарәсендә эшли. Комиссияләрнең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны, элемтә өчен телефон номерларын идарәнең рәсми сайтыннан кереп карарга мөмкин. Әгәр аның аша узмасагыз, Арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Комиссия яки суд кадастр бәясен түбәнрәк дип тапкан очракта, салым түләүче бәяне яңадан карауны сорап гариза биргән көннән башлап, салым суммасын кабат исәпләттерә ала. Әмма күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кәгазе килгәч кенә белә һәм шунлыктан әлеге вакытны югалталар. Шуңа күрә, бәхәс килеп чыкмасын өчен, салым түләүчеләрнең алдан ук милек объектларының кадастр бәясен белеп торуы яхшы. Ә аны «Росреестр» сайтыннан, объектның кадастр паспортыннан һәм Кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән белеп була. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып салым, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә.

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да кадастр бәясе буенча сорауларның күп булуын ишетеп беләм. Бу хакта Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та: «Татарстанда ике категория караклар бар - ришвәт алучы түрәләр һәм кадастр бәясен төшерүчеләр», - дигән иде. Моннан кала, эш барышында тагын нинди проблемалар ачыклана?

Илсум Габдрахманов, Казан.


Бу очракта бераз гына үзебез турында да әйтеп узасы килә. Без - Россиядә иң тәҗрибәле оешмаларның берсе. Төрле төбәкләрдә - Мурманск, Архангельск, Иркутск, Красноярск, Кырым, Төмән, Чувашия, Мари Эл, Калининградта эшләп, ун млн объектны бәяләдек. Бу вакытта шактый проблемалар булуы ачыкланды. Мәсәлән, җир кишәрлекләренең формалашкан чикләре булмау, төзелеп бетмәгән объект чикләре белән җир участогының чикләре киселү, җир чикләрен билгеләүдәге техник хаталар, саклаулы зонага (урман фонды) кергән җирләрдә рөхсәтсез төзелешләр, бүлеп бирелмәгән участокта төзелешләр һәм башка шундый закон бозу очраклары ачыклана. Чынлыкта, Татарстанда салым түләнелми торган җирләр бик күп. Аеруча шәһәрләрдә территорияләрне биләп алу шактый. Эшне уңайлы итү максатыннан, 15 мартта «Җир» ситуация үзәге старт алды. Аның үзенчәлеге нидә соң? Киләчәктә бу программа тулы куәткә эшләп киткән очракта, Россия буенча бөтен мәгълүмат бер урында тупланачак: закондагы үзгәрешләр турында аңлатма һәм Росреестр, Кадастрлар палатасы, салым органнарының мәгълүмат базасы. Акрынлап барлык хаталарны ачыклыйбыз һәм аларны кулдан эшләп чыгачакбыз. Кабатлап әйтәм, бу - эшләрне күпкә җиңеләйтәчәк. Хәзерге вакытта, мәсәлән, билгеле бер участоктан җир сатып алырга теләгән кеше, газ торбасының әлеге тирәдән узу-узмавын, участок саклаулы зонага керү-кермәвен белү өчен, берничә урынга мөрәҗәгать итә. Ә алардан җаваплар төрлесе төрле вакытта килә. Шуңа күрә киләчәктә әлеге бөтен мәгълүмат бер урында булачак. Берничә елдан бөтен мәгълүмат бергә туплангач, анда кулланылган эш тәҗрибәләрен Россия төбәкләрендә дә кулланып булыр дип көтелә. Җир мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнү хисабына салым керү ике тапкырга артачак, әмма башка проблемалар да хәл ителәчәк. Мондый тәҗрибә Мәскәү өлкәсендә кулланыла инде. Дөрес аңлагыз, моңа кадәр салымнарын намус белән түләп барган гади халык өчен моның куркынычы юк. Алар болай да тиешенчә түли, гадәттә, байлар һәм эре предприятиеләр түләми. Моңа кадәр әлеге мәсьәлә әледән-әле күтәрелсә дә, артык игътибар бирелмәде. Хәзерге вакытта административ ресурслар бу мәсьәләне ахырга кадәр җиткерү дәрәҗәсенә җитте, дип саныйм. Безнең максат та - идарә итү системасын үтә күренмәле итү һәм шуның белән кешеләргә җиңеллек тудыру.


Росреестрның кадастр картасын төзү өчен нинди эшләр башкарыла?
Альбина Абдуллина, Биектау.
Иң элек Кадастрлык па­латасы бәя куелырга тиеш булган барлык җир кишәрлекләрен билгели, төркемнәргә бүлә, базарга анализ ясый, газеталарда басылып чыккан белдерүләрне җыеп анализлый, кыйммәтле һәм арзанлы кишәрлекләрнең картасын төзи. Быелдан бу эш белән дәүләт бюджет учреждениеләре шөгыльләнергә тиеш. Алар Россиянең һәр төбәгендә формалаша.


Җирнең кадастр бәясе кулланылганда, җир салымы ничек исәпләнелә?


Кадастр бәясе (сумнарда) хПроцент ставкасы х Җирле үзидарәләр тарафыннан билге­ләнгән коэффициент күтәрү = Салым суммасы


Җир салымы буенча түбәндәге категория гражданнарга ташламалар каралган

Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Дан Орденының тулы кавалерларына;
2004 елның 1 гыйнварына кадәр инвалидлык алган I һәм II төркем инвалидларга;
хезмәт эшчәнлегенә өченче дәрәҗә чикләүгә ия I һәм II төркем инвалидларга;
балачактан инвалидларга;
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларына һәм тыл хезмәтчәннәренә.

Түбәндәге категория гражданнарга салым базасы бер муниципаль берәмлек территориясендә бер салым түләүчегә салым алына торган сумманың 10 000 сумын чигереп исәпләнә.

чернобыльчеләргә;
әфганчыларга;
1994 елның декабреннән 1997 елның гыйнварына кадәр Чечен Республикасында һәм Россиянең Чечен Республикасы чигендә урнашкан, сугышчан конфликтлар зонасына кергән территорияләрендә хезмәт итүчеләргә.

Өстәмә ташламаларны җирле үзидарәләр эшләргә мөмкин. Казанда, мәсәлән, шәхси йортта яшәүче күп балалы гаиләләр җир салымын түләми. 400 квадрат метр җир өчен Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран һәм инвалидлар, I һәм II төркем инвалидлар, тумыштан инвалид булган, Чернобыльчеләр шулай ук салым түләүдән азат ителә.

Сәхифәбезнең киләсе темасы социаль ипотека программасына багышланачак. Кызыксындырган сорауларыгызны
(843) 562-50-03, 562-50-12 телефоннары аша редакциябезгә юллый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading