16+

Иртәгә "Каймак" бәйрәменә килегез!

26 декабрьдә Казанның агросәнәгать паркында «Каймак» дип аталган сөт ризыклары фестиваль-конкурсы узачак. Чара иртәнге сәгать тугызда башлана. Көз көне Милли сәүдә маркасы «Казылык» фестивале үткәргән иде инде. Предприятиенең генераль директоры Илсур Сафиуллин «ШК»га сөйләгәнчә, әлеге чарада сөт продуктларын җитештерүчеләр катнашачак. Анда катнашыр­га теләк белдереп, 15ләп җитештерүчедән гариза кабул ителгән. -...

26 декабрьдә Казанның агросәнәгать паркында «Каймак» дип аталган сөт ризыклары фестиваль-конкурсы узачак. Чара иртәнге сәгать тугызда башлана.

Көз көне Милли сәүдә маркасы «Казылык» фестивале үткәргән иде инде. Предприятиенең генераль директоры Илсур Сафиуллин «ШК»га сөйләгәнчә, әлеге чарада сөт продуктларын җитештерүчеләр катнашачак. Анда катнашыр­га теләк белдереп, 15ләп җитештерүчедән гариза кабул ителгән.

- Фестивальдә республика­ның сыйфатлы сөт продукты эшләп сатуга чыгаручы, көндәшлеккә сәләтле җитештерүчеләр генә катнаша ала. Алар арасында Яшел Үзән, «Просто молоко», «Эдельвейс» комбинатлары да бар. Проект республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен таныту, аның сыйфатын арттыру һәм читтән кергән азык-­төлеккә көндәшлек тудырырдай продукцияне базарга чыгару ниятеннән эшләнә. Шул максаттан оешты да инде безнең предприятие. Бурычыбыз - сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле үз продукциябез өчен бердәй бренд булдыру. Шул уңайдан төрле-төрле номинация­ләрдә фестивальләр уздырабыз, иң яхшы җитештерүчеләрне ачыклыйбыз, - ди Илсур Сафиуллин.

Казылык фестивалендә, жюри әгъзасы буларак, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да катнашкан иде. Бу чарадан да читтә калмаска булган ул. Венера Ганиева «Йолдызлык» проектының яшь җырчылары белән концерт программасын тәкъдим итәчәк.

- Фестивальдә, конкурстан тыш, ит продукциясен җитештерүчеләр, рестораторлар да катнашачак. Чарага килүчеләр республиканың күп җитештерүчеләре белән танышып китәчәк, - ди «Милли сәүдә маркасы» генераль директоры.

Киләчәктә исә предприятие «Чәк-чәк» дигән фестиваль дә уздырырга җыена. Анда камыр ризыклары җитештерүчеләр катнашачак икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading