16+

Җиңсәң, грант алырсың

Татарстан Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында коммерция белән бәйле булмаган, социаль-мөһим проектлар эшләүче барлык оешмалар да катнаша ала. 1 ноябрь - конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

Җиңсәң, грант алырсың

Татарстан Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында коммерция белән бәйле булмаган, социаль-мөһим проектлар эшләүче барлык оешмалар да катнаша ала. 1 ноябрь - конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итүнең соңгы көне.

Бу хакта кичә «Татмедиа» агентлыгында Республиканың Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Иҗтимагый палата вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Җиде номинация буенча узачак грант алу конкурсында Татарстанда теркәлгән оешмалар гына катнаша ала. Узган елларда әлеге конкурста җиңеп, грантка ия булган, уңышлы эшчәнлек алып барган оешмалар аз түгел. Шуларның берсе - «Яшьләр казанышы» иҗтимагый үзәге. Аның житәкчесе Ләйлә Бикчәнтәева әйтүенчә, узган елгы грант бәрабәренә үзәк хәзер балалар белән дә эшли. Алар балаларга шәхси эшмәкәрлек нечкәлекләрен өйрәтәләр. Тагын бер грант иясе - Икътисад, идарә һәм хокук институты проректоры Игорь Бикеев: «Грант ярдәме белән без уку йортының социаль эшчәнлеген киңәйтә алдык», - дип белдерде. Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин исә: «Быелгы конкурска бары тик яңа проектлар гына кабул ителәчәк, узган елгылары каралмаячак», - дип ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading