16+

Исемең сәер - кемнәр куйган: тиздән Ленар, Ренат, Радик, Эмиль кебек исемнәрне балаларга кушу тыелырга мөмкин (СОРАШТЫРУ)

Әлеге закон проектына карата Ким Миңнуллин, Эмиль Талипов, Рамил Шәрәпов үз фикерен белдерде.

Исемең сәер - кемнәр куйган: тиздән Ленар, Ренат, Радик, Эмиль кебек исемнәрне балаларга кушу тыелырга мөмкин (СОРАШТЫРУ)

Әлеге закон проектына карата Ким Миңнуллин, Эмиль Талипов, Рамил Шәрәпов үз фикерен белдерде.

Сенатор Валентина Петренко балаларга аббревиатура, сан, вазифа аталмалары кергән исемнәрне куюга каршы чыккан. Аның тәкъдиме буенча хәзер балага Ренат («революция», «фән», «хезмәт» сүзләреннән кушылып ясалган исем), Владлен (Владимир Ленин) исемнәрен кушу закон тарафыннан тыелырга мөмкин.

Бу исемлеккә шулай ук Дамир («Да здравствует мир» яки «Даешь мировую революцию»), Ким («Коммунистический интернационал молодежи»), Ленар («Ленин армиясе») Ленур («Ленин учредил революцию»), Рамиль («Рабочая милиция»), Радик («радий»), Эльмира («Электрофикация мира»), Эмиль («Энгельс, Ленин, Маркс»), Энгель («Энгельс») исемнәре дә кергән.

Ләкин бу исемнәрне аббревиатиура итеп кенә карамаучылар да бар. Мәсәлән, Ренат латин теленнән «Renatus» - "яңадан туган" дигәнне аңлата. Совет заманында гына ул Идел буе татарлары һәм башкортлары арасында революцион төсмер алган. Әлеге исем Италия, Испания, Португалия, Польшада да киң таралган. Татарстанда популяр булган Ленар исеме дә ике төрле мәгънәгә ия. Баштан ук аны гарәп теленнән "Аллаһ нуры" дип тәрҗемә иткәннәр. Бу нечкәлекләрне күздә тотып кайбер депутатлар көндәлек тормышка инде кереп киткән исемнәрне үзгәртүгә каршы чыккан.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Рамил Шәрәпов (шоу-мен):
- Ул сенаторга әйтегез: үз исемен тыйсын, кешенекенә тимәсен! Миңа бу исемне әни кушкан. Рамил - «тылсымчы» дигәнне аңлата. Минем бит ике исем. Паспорт буенча - Рамил булсам, мулла кушкан исемем - Сәетҗан. Әни мөселманча булсын, тормышы җиңел, күңеле тыныч булсын дип шулай эшләгән, күрәмсең. Кешегә нинди исем кушарга икәнен өйрәтеп утыру, минемчә, дөрес әйбер түгел ул. Депутатларның башка эше беткәнме?! Халык тормышын җиңеләйтә торган законнар уйлап тапсыннар. Пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр бар - аларга өстәмә яшәү чыганаклары табарга тырышсыннар.

Ким Миңнуллин (Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты директоры):
- Әлбәттә, исем кушының ниндидер тәртибе булырга тиеш. Без дәүләттә яшибез һәм үзебезне акыллы кеше итеп йөртәбез икән, башыбызга нәрсә килә, шуны эшли алмыйбыз. Гомум кабул ителгән нормалар, принциплар бар. Закон кабул ителә калса, фән белгечләре, журналистлар халыкка исемнең дәрәҗәсен, мөһимлеген дә җиткерергә тиеш.

Шунысы бар, безнең халык илдә барган сәясәткә, идеологиягә сизгер. Бу исемнәрдә дә чагыла. Минем исем дә замана сулышы. Әни 30 елларда Уфа шәһәренең балалар йортында тәрбияләнгән кыз буларак, "кызыл тәрбия" алган. Ул партия дип янып йөргән. Тикмәгә генә 34 яшендә өч бала белән тол калгач та коммунистлар партиясенә кермәгәндер инде. Ул чор яшьләренең рухы башка иде. Шуңа да минем яшьтәшләр арасында бу исем киң таралган. Алар идеологик юнәлеш, бөтен дөньяда гаделлек булдыру юнәлешендә үскән буын. Халыкара яшьләр оешмасының значоклары да бар әле минем.

Эмиль Талипов, (Камал театры артисты):
- Исем бала өчен ата-ана биргән хәер-фатихасы. Ул аны гомер буе яктылыкка, нурга өндәргә тиеш. Миңа бу исемне әти кушты. Заманасы шундый булгандыр инде, чөнки апамның исеме дә Эльфа. Ә Эмиль - «үз максатына ирешә торган, көрәшүче кеше» дигән мәгънәгә ия. Үз исемемне беркайчан да революция белән бәйләгәнем булмады. Мин инде аңа күнеккән, исем кушканда мулла да каршы килмәгән. Мин үзем дә һәрвакыт ярышып яшим. Яхшырак булырга, беренчелеккә чыгарга омтылам. Бу мәсьәләне закон рәвешендә чыгырырга кирәкме-юкмы икәнен тәгаен әйтә алмыйм, ләкин ниндидер тәртипкә салырга кирәктер. Хәзер балага эт, мәче кушаматлары, саннар бирә башладылар. Бу бит мәгънәсезлек. Бала үзенә-үзе исем сайлый алмый. Шуңа да ата-аналар бу эшкә җаваплы карасыннар иде.


Фото: deti.mail.ru


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading