16+

Исемлек тапшырылды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына быелның 14 сентябрендә сайлаулар узачак. Республиканың үзәк сайлау комиссиясе бу көннәрдә депутатлыкка кандидатларны теркәү белән мәшгуль.

Исемлек тапшырылды

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына быелның 14 сентябрендә сайлаулар узачак. Республиканың үзәк сайлау комиссиясе бу көннәрдә депутатлыкка кандидатларны теркәү белән мәшгуль.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге дә кичә партиядән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды.
- Исемлектә 56 кеше, күбесе депутатлыкка беренче мәртәбә кандидат, - дип хәбәр итте республиканың Премьер-министры урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов. - Без бу сайлауларга бик җитди карыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов партиянең Татарстан бүлеге алдына зур бурычлар куйды. Партия халык тормышын яхшыртуга, икътисадны ныгытуга юнәлдерелгән программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Сайлаулар алдыннан халык белән очрашулар үткәреләчәк.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова сөйләгәнчә, республикада 16 партия сайлауларда катнашырга теләген белдергән, тугыз партия инде үз исемлеген тапшырган. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге - исемлек тапшырган унынчы партия.
- Депутатлыкка кандидатлар 30 июльгә кадәр теркәлә, берәр төрле сәбәпләре булган очракта, иң ахыргы чик - 10 август, - диде Надежда Борисова.
Татарстанның үзәк сайлау комиссиясендә «Кайнар элемтә» телефоннары эшли башлады. (843) 292-85-14, 292-56-42 телефоннары буенча атнаның эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Сайлау алды көннәрендә әлеге телефоннар аша ял көннәрендә дә элемтәгә кереп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading