16+

Ишегалды юллары да төзекләндереләчәк

Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турындагы 185 нче Федераль закон кысаларында, соңгы 6 елда Казанда күпфатирлы 1550 торак йортка төрле төзекләндерү эшләре үткәрелде.

Ишегалды юллары да төзекләндереләчәк

Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек фонды турындагы 185 нче Федераль закон кысаларында, соңгы 6 елда Казанда күпфатирлы 1550 торак йортка төрле төзекләндерү эшләре үткәрелде.

- Башкалада быел капиталь төзекләндерү исемлегенә 154 йорт кертелгән иде. Чималларны сакчыл тоту нәтиҗәсендә, 45,3 миллион сум акча янга калды. Әлеге чыганаклар исемлеккә өстәмә рәвештә алынган Спартак ур., 141, Шаляпин ур., 25, Волков ур., 19 һәм Ипподром урамындагы 18 нче торак йортларны төзекләндерүгә юнәлтелде, - диде шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Әлмир Корбанов.
185 нче Федераль законны гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен, Казанга 36 миллион сум премия бирелгән. Бу акчага 77 йортка 85 җылылык көйләгеч узел урнаштырылган, Чкалов урамындагы 13 нче йортның алгы як дивары яңартылган.
- 153 йортта эшләр тәмамланды, ләкин 5 йортта төзекләндерү дәвам итә. Исемлеккә соңыннан кертелгән Волков урамындагы 19 нчы йортта түбә ябыла. Эсперанто урамындагы 47 нче йортта эчке эшләр тәмамланып, диварның тышкы ягы агартыла. Толстой урамындагы 16 нчы йортның дивары ишелү ихтималы билгеле булды. Хәзер аны ныгыту чаралары күрелә. Ибраһимов проспектындагы 59 нчы йортның подвалында да көтелмәгән эшләр килеп чыкты. Гарифьянов урамындагы 10 нчы йортны төзекләндереп тапшыру графигы подрядчы оешма гаебе белән өзелде, - диде Әлмир Әхәт улы.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфатын тагын да яхшырту максатында, подрядчы оешмалар арасында ел саен конкурс үткәрергә карар иткән. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, беренче урынны «Казан энергосервис үзәге» муниципаль унитар предприятиесе алган. МУП «Казлифтсервис» - икенче, «Восток» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өченче урында.
Әлмир Корбанов: «Ишегалды юлларын төзекләндерү 185 нче Федераль закон исемлегендә юк. Шунлыктан, быел бу эшләр йортны капиталь төзекләндерү белән бер­рәт­тән башкарылмады. Ишегалды юллары башка чыганаклардан төзек­лән­дереләчәк», - дип өмет­лән­дерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading