16+

IT-парк үзәгендә гомумреспублика ата-аналар җыелышында нәрсә турында сөйләштеләр?

Кичә Казанның IT-парк үзәгендә гомумреспублика ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар, педагоглар һәм бала тәрбияләүдә тирән белемле булган экспертларның гадәти булмаган очрашуында өч меңгә якын кеше катнашты.

 IT-парк үзәгендә гомумреспублика ата-аналар җыелышында нәрсә турында сөйләштеләр?

Кичә Казанның IT-парк үзәгендә гомумреспублика ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналар, педагоглар һәм бала тәрбияләүдә тирән белемле булган экспертларның гадәти булмаган очрашуында өч меңгә якын кеше катнашты.

Очрашу виртуаль киңлектә ("Youtube" һәм "Vebox" каналларында) узды. IT-паркның үзенә исә 120 ата-ана килгән иде.
Җыелыш ата-ана белән әңгәмә формасында бара. Без ата-аналар берләшмәсен булдырасыбыз килә. Балалар сәләтен тормышта куллана, аның белән акча эшли алсын өчен оештырыла торган әйбер бу. Биредәге экспертлар ата-аналарга баласының сәләтен ачыклау, аны үстерү өчен төрле киңәшләр бирәчәкләр. Дөрес, ата-аналарны кызыксындырган сораулар күп. Барысына да җыелыш барышында җавап биреп бетереп булмый. Иң кызыклы сорауларны аерып, аларга кыска вакыт эчендә язмача җавап бирергә тырышабыз, - дип җавап бирде гомумреспублика ата-аналар җыелыгын оештыручыларының берсе Борис Фокин.

Оештыручылар районнар, авыллар белән дә элемтәгә керә. Җыелышны республика районнарының 30-45 мәктәбендә туры трансляция аша карадылар. Очрашуны интернет аша гына күзәтүчеләр дә әңгәмәгә кушылып, үз фикереп калдыра алды. Моның өчен алар шул ук "Youtube" каналында, "Vebox" чатында, Вконтакте социаль челтәрендә һәм электрон почта аша үз фикерләрен язырга кирәк иде.

Ата-аналарны кызыксындырдан проблемалар киңкырлы. Ике бала анасы Лилия Габдуллина баласы өчен 12 еллык тәнәфестән соң белем бирү өлкәсенә кире кайткан ана. Хәзер Казанның 13 нче гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

- Үзем дә шушы өлкәдә эшләгәнгә, балам өчен күпме мөмкинлек барлыгын күреп торам. Ләкин ул мөмкинлекләр белән бөтен бала да куллана алмый. Сыйныфта берничә кешедән торган лидерлар аерыла, укытучы да шулар белән генә эшли. Ә күпме бала игътибарсыз, булган мөмкинлекләрне кулланмыйча кала. Минемчә, һәр балага үсеш өчен бертигез мөмкинлек бирергә, булачак чаралар, конкурслар турында бөтен балага да бертигез дәрәҗәдә мәгълүмат бирергә кирәк, - дип белдерә Лилия. Укытучы ана улы белән булган хәлне дә искә төшерә.

- Әле дә хәтерлим, улым Элемтә техникумын тәмамлаганда директорларының "Сезне беркем дә, беркайда да кочак җәеп көтеп тормый!" дигән сүзләрен. Белем бирү һәм эш белән тәэмин итүче арасында үзара килешү булмавы да борчый мине, - ди ана.

Очрашуга килгән экспертлар, балалар белән генә түгел, ә ата-ана белән эшлияxәкләренә дә басым ясады. Чөнки бала тәбриянең күп өлешен иң якын кешеләреннән ала.
- Нәкъ менә ата-ана балага сәләтне үстерү өчен мөмкинлекләр һәм мохит булдыра. Алар баланың үсешкә илтүче остазлары. Дөрес, һәр ата-ана өчен аның баласы идеаль һәм иң сәләтле булып күренә. Кызганыч, бу алай түгел. Сәләтле баланы табу ул үзе бер зур осталык, - диде Мәскәүдәге Россия Дәүләт социаль университетының педагогия фәннәре докторы, профессор Лев Мардахаев.
Бирегә килгән экспертлар ата-анага бала туганда ук өч теләк: рухи үсүгә, физик өлгергәнлеккә, иреккә омтылу белән туа икәнен сөйләде. Бу өч теләкне һәрвакыт үстереп, аларга мөмкинлекләр биреп торырга кирәк икән. Экспертлар бала тәрбияләүдә төрле белгечләр фикерен дә китерде. Мәсәлән, нейрохирурглар бала акыллы булып үссен өчен аны музыка мәктәбенә йөртергә киңәш итә. Музыка белән шөгыльләнүче балада логик фикерләү, координация, моторика үсеш ала, сүз байлыгы күп була, дип белдерә алар.

Белгечләр үзләре дә ишле гаилә башлыклары. Журналист, интернетта берничә блогы булган Нина Шимова сүзен белгеч буларак түгел, ә ана буларак башлады.
- Бала тәрбияли башлаганчы иң беренче үзебезне тәрбияләргә кирәк. Бала бар нәрсәне ата-анасыннан сеңдерә. Мәсәлән, мин беркайчан да балам китап укымый, бер әйбер белән дә кызыксынмый дип зарланмыйм. Үзем кулыма китап тотып утырам, улларым машиналары белән уйнаганда яннарына килеп рәсем ясый башлыйм. Берничә минуттан алар үзләре минем янга кызыксынып килә. Хәзер өч яшьлек улым да инде чын рәссамнар кебек кулына кылкаләм тотып утыра, китап та укый, - ди Нина.

Экспертлар баланың берәр әйбере килеп чыкмаса, аны әрләмәскә, кычкырмаска киңәш итте. Бу баланың нигә булса да тотынырга теләген бетерә икән.
"Форд соллерс холдинг" ширкәтенең персонал белән идарә итү директоры Евгений Скрыпников та биш бала атасы буларак чыгыш ясады.

- Без беренче балабызны үстергәндә, тәмле ашатмасак ашатмадык, ләкин аның эмоцияләрендә, белеменә һәм сәяхәтләргә омтылуына беркайчан да акча җәлләмәдек. Сез хәзер бу бай кеше, аңа болай фикерләргә җиңел дип әйтерсез. Ләкин беренче балам булганда мин дә, хатыным да гади бер студент идек әле. Башка балаларны да шул принципта тәрбияләргә тырышабыз, - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading