16+

«IT-планета»га олимпиада аша

Бүгенге чынбарлыгыбыз мәгълүмат технологияләре җыелмасыннан тора. Шушы хакыйкатькә көннән-көн генә түгел, мизгел үткән саен күбрәк төшенә барабыз. Әлеге заман технологияләре җәмгыятебезне IT-компанияләре, парклары, шәһәрләре булган катлаулы система дәрәҗәсенә үстереп җиткерде. Бу әле башы гына.

Мәгълүмат технологияләре белгечләре - бүген дөньяның, Россиянең хезмәт базарында иң зур сорау табучылар. «IT-планета» халыкара Олимпиадасы шушы өлкә белән кызыксынучы илебез яшьләренә менә инде җиденче ел үз мөмкинлекләрен сынарга, карьера баскычында беренче адымнарын ясарга ярдәм итә.
Быелгы Олимпиадада вуз һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары гына түгел, кулларында дипломы булган яшь белгечләр дә катнаша. Катнашучылар географиясе 9 илне колачлый. 2013 ел ахырында узган беренче сайлап алу турында яшьләрнең теоретик белемнәре сыналган иде. Аның барышында 10 конкурс номинациясе буенча 13 меңнән артык онлайн-тест уздырылды. Татарстанны бу этапта 184 студент һәм яңа гына вуз тәмамлаган белгеч тәкъдим итте. Шуларның иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 16сы икенче дистанция этабына үтте.
Икенче этапта практик биремнәр белән сыналган 1343 кеше арасыннан финалга иң уңышлылары гына сайлап алына. Шулардан жюри «мәгълүмат технологияләре планетасы»нда яшәргә иң лаеклы булганнарны гына сайлап алырга тиеш. Моны инде IT-индустрия өлкәсендә әйдәп баручы компанияләрдән эшкә чакыру алу дип аңларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading