16+

Җитештерү тармагында күбесе биектән егылып үлә

Даими укучыбыз Илһам абый Миңдубаевның Югары Ослан районындагы "Заря" хуҗалыгына алма җыючы булып эшкә урнашырга баруы турында газетабыз битләрендә язган идек.

 Җитештерү тармагында күбесе биектән егылып үлә

Даими укучыбыз Илһам абый Миңдубаевның Югары Ослан районындагы "Заря" хуҗалыгына алма җыючы булып эшкә урнашырга баруы турында газетабыз битләрендә язган идек.

Әмма, бабай күмпе генә мин булдырам, дип ышандырырга тырышса да, аны эшкә алмаганнар. Эш урынында берәр хәл була калса, җавап тотасы, ләбаса. Ә мондый үлем-китемнәр бу елларда аеруча да артты. Татарстанда соңгы 9 ай эчендә генә дә предприятиеләрдә 50 кеше вафат булган, 103е авыр тән җәрәхәтләре алган.

Эш урыннарында ничек сак булырга, җитештерү тармагында булган фаҗигаләрнең сәбәбе нидә, хезмәткәрне нинди кагыйдәләргә өйрәтергә? Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре еш фикер алыша. Әле күптән түгел генә Түбән Камада узган семинар да - эш урыннарында хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган иде. Чарада катнашучыларга биектә эшләүчеләр өчен яңа төр саклану чаралары турында сөйләделәр.

Баксаң, предприятеләрдә зыян күрүчеләрнең күбесе нәкъ менә биектән егыла икән. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында бүлек мөхәррире Татьяна Манжосова әйтүенчә, бу очракта кешенең еш кына умыртка баганасы, муены, куллары, аяклары, кабыргалары сына. Бавыр, бөер эшчәнлегенә зыян килә, үт куыгы өзелергә мөмкин, күпләр күңелсез хәлдән соң травматик шок хәлендә була. Җитештерү тармагында зыян күрүчеләрнең 25 проценты эшләп торган җиһазларга, машина детальләренә эләгеп яралана, 13 проценты җир убылып, корылмалар җимерелеп тән җәрәхәтләре ала, электр тогы сугып, эш урынында транспорт халәкәтенә очрап дөньядан китүчеләр дә җитәрлек. Хезмәткәрләрнең үлем-китемнәрендә, инвалид калуларында күп очракта эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү - төп сәбәп, ди белгечләр. Эшчеләргә укыту курслары җитми. Күпләр тиешле каскаларны, саклану җайланмаларын куллануны кирәк тапмый. Быелның май аеннан җитештерү тармагында травма алу санын киметүне республиканың дәүләт хезмәт инспекциясе үз контроленә алган. Оешма яңа килгән хезмәткәрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырмый, махсус киемнәр бирми, инструктаж үткәрми икән, моның өчен 1 - 1,5 миллион сум штраф каралган.

Федераль закон нигезендә оешмаларны бу өлкәдә даими тикшереп торалар. Дөрес, кагыйдә буенча яңа эшли башлаган учреждениеләрне беренче өч елда тикшерү каралмаган. Күп шәхси оешмаларның ел саен диярлек исемнәрен алыштырып, яңа оешма булып теркәлүен исәпкә алсаң, күбесе "иләк аша" узмый кала дигән сүз.

Алла сакланганны саклармын дигәнме әле? Шуңа да иң яхшысы, үз сәламәтлегеңне үзең кайгыртудыр, мөгаен. Беренче чиратта, хезмәткәрләрнең үзләренә җаваплы булырга кирәк.

***
Быел җәй Чаллы шәһәрендә "ТЭМПО" металлконструкция Кама заводы" ябык акционерлык җәмгыятендә 22 яшьлек монтажлаучы егет 7,5 метр биеклектән металл трубалар өстенә егылып төшкән иде. Тикшерү ачыклаганча, егетнең эш вакытында саклый торган иминият тросы булмаган, нәтиҗәдә, ул шактый зыян күргән. Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре әле дә дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading