16+

Изге гамәлләр кылыйк

ТР Мөселманнарының диния нәзарәте спорт уеннары барышында Универсиада шәһәрчегендә зина кылуның тыелган гамәл булуы турында рус һәм татар телендә нәшер ителгән брошюралар таратуны оештырган булган икән.

Изге гамәлләр кылыйк

ТР Мөселманнарының диния нәзарәте спорт уеннары барышында Универсиада шәһәрчегендә зина кылуның тыелган гамәл булуы турында рус һәм татар телендә нәшер ителгән брошюралар таратуны оештырган булган икән.

Бу хакта мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең изге гамәлләр аена йомгак ясауга багышлап, журналистлар белән оештырылган очрашуында җиткерде.
Быел Рамазан аенда 23 хәйрия акциясе оештырылган. Моннан тыш республика мәчетләрендә ай дәвамында Төркиядән килгән 38 Коръән-хафиз Коръән-хәтем чыкканнар, җирле имамнарга тәравих намазларын алып барырга булышканнар. Диния нәзарәте каршында «Зухур» нәшрияты эшли башлап, Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» һәм «Мөгаллим Сәни» дәреслекләре 20 мең данә тираж белән бастырылган. Танылган дин әһеле мәрхүм Вәлиулла хәзрәткә багышланган истәлекләр китабы да дөнья күргән. Мөселман галимнәренә гыйльми мәйдан бирүче квартал саен чыгып киләчәк «Шура» альманахы гамәлгә куелган. Халык арасында Рамазан аена багышланган буклетлар да 50 мең тираж белән таратылган икән.
Газетабызның бу саны укучыларга барып ирешкәндә, Казанда «Гаилә» мәчете дә ишекләрен ачачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading