16+

Кабатланмас хәтер утравы

Иске татар бистәсендә иң матур йортларның берсе булган «Шамил йорты»нда 1986 елда ачылган Габдулла Тукай әдәби музее үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Иске татар бистәсендә иң матур йортларның берсе булган «Шамил йорты»нда 1986 елда ачылган Габдулла Тукай әдәби музее үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

ТР Президентының Котлау хатын җиткергән ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күптән түгел Төркиядә булып узган вакыйгаларга тукталды. «Әнкарада Г.Тукай урамында бюст ачтык. Истанбулда - парк. Ул да Г.Тукай исемен алды. Андагы милләттәшләр белән очрашу, аралашу, Сабан туе үткәрү, «Туган тел»не бергәләп җырлау безнең күңелләребезне тагын да нечкәртте, йомшартты, күзләргә яшьләр килде. Мин шунда Г.Тукайның нинди бөек шагыйрь икәнлеген тагын бер тапкыр үзем өчен ачыкладым», - дип, ул музейга булышырга кирәклегенә басым ясады.
Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да бу сүзләрдән соң: «Гәрчә музейның төп эше экспонатларны, төп нөсхәне эзләү, табу, җыю, саклау һәм кешеләргә тәкъдим итү булса да, быел, бәлки, әле ремонт эшләрен дә алып бара алырбыз», - дип нәтиҗә ясап куйды.
Кунаклар арасында Тукай музеен төзүнең бөтен тарихи нечкәлекләрен белгән, Берләштерелгән дәүләт музееның элеккеге генераль директоры Люция Гали кызы Вәлиева да бар иде. «Безгә бу музейны торгызу өчен әкияттәге кебек аз - нибары ике ел вакыт бирелде. Ул Г.Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан ЮНЕСКО югарылыгындагы әзерлек кысаларында башланды. Шахмат клубына бирелгән, шул ук вакытта 70 гаилә яшәгән әлеге бинаны яулап алдык дисәк тә, ялган булмас. Чөнки бу урам үзе үк мемориаль район. Биредә Тукайның дус-ишләре Х.Ямашев, Ф.Әмирханнар яшәгән. Шуңа күрә дә Тукай биредә еш булган. Ике ел эчендә 2000 экспонат табылды. Аларның барысы да мемориаль булмаса да, Тукай заманы экспонатлары иде», - дип, ул күңелендә чирек гасыр сакланган хатирәләрне яңартты.

Кунаклар музейның техник базасын ныгытуга да шактый гына өлешләрен кертте. Кем принтер, кем тузан суырткыч, кем компьютер, кем чәй сервизы бүләк итте. Музей экспонаты булырлык бүләкләр дә шактый иде. «Музейның яшәү рәвеше фәнгә нигезләнгән. Бүгенге көнгә кадәр республиканың, татар дөньясының төп тукайчылары безнең институтта эшлиләр», - дип, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин музейга Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан быел чыккан басмаларны тапшырды.
ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев исә Тукай әдәби музееның, гомумән, язучыларыбыз иҗатын халыкка җиткерүдә зур эш башкаруын билгеләп үтте һәм Тукайның 6 телдә - татар, рус, башкорт, удмурт, чуваш, мари телләрендә чыккан яңа китапларын бүләк итте.
«Казан» милли мәдәният үзәге музееның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева Татарстан милли архивында сакланган, Язучылар берлеген җитәкләгән М.Ќәлил имзалаган бер тарихи документка тукталды. Баксаң, Тукай музее төзү турындагы беренче хөкүмәт карары 1938 елның апрелендә үк кабул ителеп, ул «Болгар» номерларында оештырылырга һәм анда Тукайның бөтен әдәби мирасы тупланырга тиеш булган. Әлеге карарны тормышка ашыру җәһәтеннән 1939 елның 11 августында Язучылар берлегендә шактый күләмле документ кабул ителеп, ул вакыттагы өлкә комитет секретаре һәм совнарком рәисенә юлланылган. Инде ул вакытта ук кайбер экспонатларның югала башлавы һәм әлеге дә баягы эшне тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе итеп акча юклык китерелгән булган... Күпме гомер узган, ә чабудан тартучы сәбәпләр шул ук. Бар да җай гына барган булса, «Болгар» номерлары да сакланып калган булыр иде, бәлкем.
Котлаулар, истәлекләргә корылган очрашуда чыгыш ясаучылар, әлбәттә, бик күп булды. Тукай әдәби музееның директоры Рәмис Аймәт килгән кунакларның берсе артыннан икенчесенә сүзне биреп кенә торды. Чын-чынлап Тукай рухы тантана итте. Тукай бүләге ияләре Илдус Әхмәтҗанов, Лена Шагыйрьҗан укыган шигырьләр, «Әкият» курчак театры чыгышы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары башкаруындагы җырлар, һичшиксез, шагыйрь рухына дога кебек яңгырады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading