16+

Кабул булсын

Быелгы Корбан гаете үзенең оешканлыгы белән аерылып торды. Зур шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанның үзендә корбан чалуны оештыру, авыл җирлекләре белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак. Аллага шөкер, тискәре, күңелсез күренешләр соңгы елларда күзәтелми.

Кабул булсын

Быелгы Корбан гаете үзенең оешканлыгы белән аерылып торды. Зур шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанның үзендә корбан чалуны оештыру, авыл җирлекләре белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак. Аллага шөкер, тискәре, күңелсез күренешләр соңгы елларда күзәтелми.

Мәрҗани мәчетендә бу көнгә әзерлекне күптән башлаганнар. Биредә корбан чалдырырга теләгән кешеләр сарык өчен акчаны да алдан түләп куйганнар.

- Чиратка язылу Рамазан аеннан соң башланган иде. Кешеләр, корбан өчен акчасын алдан ук түләп, язылып китте. Квитанцияләрдә корбан чалу вакыты күрсәтелгән иде. 20 минутка 4 сарык чалына. Квитанцияләр бөтен кеше дә берьюлы килмәсен, чират, ызгыш булмасын өчен эшләнелде. Хәзер халык үз вакытында килә дә, тыныч күңел белән, итен алып кайтып китә. Әлбәттә, күбесе, хәер булсын дип, калдырырга тели. Алар мәдрәсәләргә дә таратылачак, - диде Мәрҗани мәчетенең имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов.

Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. Бәйрәмнең төп асылларының берсе - чалынган корбан итләрен, мөмкин хәтле күбрәк, мохтаҗларга таратып, аларны куандыру. «Зәкят» хәйрия фонды гына да мохтаҗларга 3 тонна корбан ите тараткан.

- Бирегә үзебезнең карамактагы гаиләләрне чакырдык. Алдан шалтыратып, кая һәм кайчан киләсен хәбәр иттек. Бу чара турында ишетеп, үзләре килеп язылучылар да булды. Язылмыйча килүчеләр дә була, билгеле. Узган ел да бар килүчеләргә корбан ите җитәрлек булды. Быел шулай ук барысына да җитәр, иншаллаһ, - диде «Зәкят» фондының матбугат чаралары белән эшләү белгече Майя Борһанова.

Мондый чара менә инде берничә ел рәттән оештырыла. Фонд карамагындагы гаиләләргә - инвалидлар, күп балалылар, ветераннар, ялгыз картлар һәм башка төркем аз керемлеләргә шул рәвешле ярдәм күрсәтелә.

Сарман районында исә Корбан гаете көнне, балаларга бәйрәм оештырып, кунакларны корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйлаганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading