16+

Качса да эзенә төшкәннәр

Республикада наркотиклар белән бәйле ситуация әле дә катлаулы булып кала, шулай да әлеге өлкәдә алга китеш тә бар. Татарстанда наркополиция хезмәткәрләре Чаллының «32 комплекс» җинаятьчел төркеме оештырган наркоберләшмәнең эзенә төшкән.

Качса да эзенә төшкәннәр

Республикада наркотиклар белән бәйле ситуация әле дә катлаулы булып кала, шулай да әлеге өлкәдә алга китеш тә бар. Татарстанда наркополиция хезмәткәрләре Чаллының «32 комплекс» җинаятьчел төркеме оештырган наркоберләшмәнең эзенә төшкән.

Бу турыда РФнең наркотиклар әйләнешен күзәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Борис Тетенищев «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырган матбугат очрашуында хәбәр итте. Ул әйткәнчә, Татарстанда РФ җинаять кодексының 210 нчы маддәсе буенча (җинаятьчел берләшмә оештыру яки анда катнашу) 16 кешегә җинаять эше ачылган. Аларга уртача алганда 26 яшь. Күбесе инде урлау, наркотиклар сату буенча хөкемгә тартылган булган һәм барысы да диярлек наркотик кулланган. Тикшерү билгеләгәнчә, әлеге берләшмә наркотикларны Чаллы, Түбән Кама һәм Мәскәү шәһәрләрендә тараткан. Берләшмәнең иң башында Татарстаннан биш оештыручы торган. Наркосиндикатны барлыкка китерүче исә - 25 яшьлек Чаллы егете. Наркополиция хезмәткәрләре төркемнең эзенә төшкәнен белгәч, ул Татарстаннан Мәскәүгә кача һәм үз эшен шунда җәелдермәкче була. Шул ук вакытта Чаллыда да аның эшен дәвам итүче кала.
Исәпләүләр буенча, наркополиция тарафыннан барлыгы 20 миллион сумнан да артып киткән күләмдә наркотик алынган.
РФ Җинаять кодексы нигезендә, наркоберләшмә оештыручылар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр хөкем ителергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading