16+

Каенлыкта журналистлар наратлыгы да үсәчәк

Татарстанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара.

Каенлыкта журналистлар наратлыгы да үсәчәк

Татарстанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән, 26 апрель - Урман утырту көне, дип игълан ителгән иде. Казанда әлеге акция Дәрвишләр, Кадыш һәм Боровое Матюшино бистәләре янындагы урманнарда оештырылды. Агач утырту чараларына «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы да зур теләктәшлек күрсәтте. Газета-журналлар, телевидение һәм радио журналистлары Дәрвишләр бистәсе янәшәсендәге Каенлыкта эшләде. Биредә генә дә 50 мең төп чыршы һәм нарат кәлшәләре утыртылды. «Урман ул - кешеләрнең, гомумән, барлык җан ияләренең сәламәтлеге. Барлыгы 1 миллион үсенте утыртырга ниятләдек. Быел шаккатмалы хәл: Каенлыкка гына да меңнәрчә кеше җыелган, Казаннан һәм Дәрвишләр бистәсеннән пенсионерларга кадәр килгән», - диде республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, сөенечен яшермичә.
Казанда 26 апрельдә гомумшәһәр өмәсе дә үткәрелде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, өмәдә 49 мең кеше катнашкан. 340 техника җәлеп ителгән. Бер көн эчендә 10 мең кубометр чүп-чар җыелып, полигоннарга озатылган. Башкаладагы урамнарга һәм бакчаларга 1 мең төп агач, 400 төп куак утыртылган. Бу уңайдан мэр Илсур Метшин: «Министрлыкларга, ведомстволарга, предприятиеләргә, ВУЗларга, мәктәпләргә һәм казанлыларга зур рәхмәт! Һава торышы матур булмаса да, өмәләргә меңнәрчә кеше чыкты. Җыештыру, агач утырту эшләре дәвам итәчәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading