16+

Кама Тамагының Яңа Сала авылында алты бала сәгать ярымлык концерт куйды

8 Март бәйрәмендә кем нинди концертка баруы белән мактана аладыр, миңа калса, иң шәп концертны мин караганмындыр. Бәйрәм тирәләрендә, бер дә уйламаганда, Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында булырга туры килде. Ул көнне мәктәп балалары белән бакчага йөрүче сабыйлар әниләренә концерт куйды. Сәгать ярымлык концертта алты бөртек бала шигырь дә...

Кама Тамагының Яңа Сала авылында алты бала сәгать ярымлык концерт куйды

8 Март бәйрәмендә кем нинди концертка баруы белән мактана аладыр, миңа калса, иң шәп концертны мин караганмындыр. Бәйрәм тирәләрендә, бер дә уйламаганда, Кама Тамагы районының Яңа Сала авылында булырга туры килде. Ул көнне мәктәп балалары белән бакчага йөрүче сабыйлар әниләренә концерт куйды. Сәгать ярымлык концертта алты бөртек бала шигырь дә...

Тәрбияче дә, балалар бакчасы мөдире дә, шул ук вакытта башлангыч мәктәп директоры да булган Сәүхәдия апа Вәлиева сүзләренчә, балалар саны аз булгач, аларга үз-үзләрен күрсәтү, сәнгать һәм башка өлкәләрдә үз көчләрен сынау чикләнмәгән. Тели икән, җырлый да, бии дә. Теләмәсә дә башкарырга туры килә. Ул җырламаса, кем чыгар соң сәхнәгә? Димәк, үзеңдә ниндидер сәләтне ачу өчен дә шартлар тудырыла.

- Балалар аз булуның уңай яклары да бар. Кечкенә коллективта педагоглар белән укучылар арасында үзара элемтәләр дә көчлерәк. Балаларга үз-үзләрен күрсәтү, берләшү мөмкинлеге дә ачыла, - ди ул.

Балалар әниләренә бүләкне дә үз куллары белән ясаган. Мәктәп директорыннан башлап балаларга кадәр монда кул эшләре белән мәшгульләр. Кәгазьдән ясалган чәчәкләр, пыялага рәсем төшерелгән картиналар, кәнфит кәгазьләреннән үрелгән берәр метрлы елан, открыткадан үрелгән кәрҗиннәр, тозлы камырдан әвәләнгән чәй сервизлары, пластик шешәдән эшләнгән борычлар, бәйләнгән салфеткалар - нәрсәләр генә юк монда. Кечкенәдән матурлыкны күрергә, аны тудырырга да өйрәнәләр икән бит алар.

Ни дисәң дә, авыл балалары күпкә сәләтлерәк. Бүген алар спортчы, иртәгә артист, биюче... Авылга ялга кайтып, мәктәп укучылары катнашындагы чараларны үз күзләрем белән күргәч тә шундый нәтиҗә ясадым мин үземә. Үзебезнең Олы Кариле авылында узган елны иске клубны яңарттылар. Халык шуны гына көтеп торган диярсең, бәйрәм саен бездә концерт йә спектакль куялар. Аларның күбесендә мәктәп укучылары катнаша. Залда утырган халык тел шартлатып аларга кул чаба. Әниләр бәйрәме уңаеннан клуб мөдире Илсур абый Кәримуллин оештырган концертны әле дә мактап телгә алалар. Бу кыз матур җырлый икән бит, теге малайга артист кына булырга кирәк... Район, республика күләмендә уза торган спорт һәм башка чараларга да шул ук кызлар-егетләр йөри. Сәбәбе, әлеге дә баягы, авылда балалар саны аз, аларның һәрберсе игътибар үзәгендә, үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге дә бар. Шуңа да алар һәрнәрсәне булдыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading