16+

Канның оешу сәләтен тикшерәләр

28 март көнне Казанда канның оешу сәләтен тикшерү буенча киңкырлы акция узачак.

Канның оешу сәләтен тикшерәләр

28 март көнне Казанда канның оешу сәләтен тикшерү буенча киңкырлы акция узачак.

Бу көнне Россиянең 14 төбәгендә - Архангельск, Әстерхан, Волгоград, Кемерово, Краснодар, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Саратов, Ярославль, шул исәптән Татарстан башкаласында да «МНО (международное нормализованное отношение) көне» дигән социаль акция үткәрелә, ул көнне канның оешу дәрәҗәсен бушка белеп булачак. Белгечләр, әлеге процедураны үтү каннарын сыеклату өчен дару препаратларын эчүчеләргә аеруча да әһәмиятле, ди.
Күбебез моңа зур игътибар бирмәсәк тә, канның оешу сәләтен контрольдә тоту бик мөһим, чөнки аның югары булуы тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу исә, төрле өзлегүләргә, хәтта кешенең үлеменә дә китерә ала. Россиядә соңгы елларда канның оешуы белән бәйле авырулардан үлү 55-56 процентны тәшкил итсә, чит илләрдә исә әлеге сан түбәнрәк: АКШта ул - 36,3, Бөекбритания, Германия һәм Нидерландта 30 процент чамасы.
Казанда канның оешу сәләтен Чехов урамы, 1а йорты адресы буенча урнашкан 2 нче Республика клиника хастаханәсендә тикшертергә була. Әлеге процедурага язылу өчен бушлай 8 (800) 100-19-68 кайнар элемтә телефонына шалтыратырга мөмкин. Диагностика үткәрү өчен, махсус - тиз эшли торган прибор кулланылачак, ә процедура үзе исә 5 минуттан да күбрәк вакытны алмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading