16+

Кар кими, чүп-чар арта

Казанда 28 апрельдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәреләчәк.

Кар кими, чүп-чар арта

Казанда 28 апрельдә гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәреләчәк.

Ни кызганыч, башкалабыз шапшаклыктан, ватык-җимереклектән арына алмый. Беларусь Республикасының сәүдә вәкилләре безнең базарларның пычраклыгына, Бакудан килгән кунаклар урам һәм ишегалларыбызның чүп-чарга батып ятуына сәерсенеп, шаккатып киттеләр. Дөрес, бу хәлләргә Казан хакимияте дә аптырашта. Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә быел санитар чистарту чараларының гадәттәгечә 1 ай гына түгел, ә 2 ай дәвамында, ягъни 2 апрельдән 31 майга кадәр алып барылачагын әйтте. Кар эрегәннән соң, 19,2 миллион квадрат метр территорияне җыештырырга кирәк булачак. «Водоканал», «Казэнерго», «Казан җылылык челтәре компаниясе», «Таттелеком» урам юлларындагы канализация коеларын төзекләндерәчәк. Юлларда, якынча исәпләүләр буенча, 50-60 мең квадрат метр мәйданда чокыр-чакырларны ямау планлаштырылган. Мэр Илсур Метшин шәхсән үзе белдергәнчә, әлегә юлларны төзекләндерү эше чиктән тыш начар бара.
Казандагы 4200 ишегалды тәртипкә китереләчәк, 80 гектар яшел зона җыештырылачак, 1 мең агач утыртылачак.
Узган ел санитар чистарту айлыгында 207 мең кеше катнашты, шәһәр территориясеннән 95 мең куб метр чүп-чар чыгарылды, - диде Игорь Куляжев. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсенә рәислек иткән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «9 Майга - Җиңү көне бәйрәменә - Казан территориясе чүп-чардан тулысынча чистартылып бетерелгән булырга тиеш», - дип, күрсәтмә бирде. Ул шулай ук җәмәгать оешмаларын, казанлыларны да санитар чистарту икеайлыгында катнашырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading