16+

Карл Маркс урамы яңартыла

Казан мэры Илсур Метшин башкаланың Карл Маркс урамындагы биналарны төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Карл Маркс урамы яңартыла

Казан мэры Илсур Метшин башкаланың Карл Маркс урамындагы биналарны төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Аны «ASG» компаниясе директорлар советы рәисе Алексей Семин һәм Бөтенроссия тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Зәбирова озатып йөрде. Казан үзәгендәге 23 тарихи бина шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында «ASG» компаниясенә тапшырылган. «Карл Маркс урамындагы тарихи биналарны төзекләндергәндә бу урамның визит карточкасы рәвешен үтәүче бердәм архитектура стилен сакларга кирәк», - дип киңәш итте Илсур Метшин.
Биредә язучы Лев Урванцевның 1770 елда архитектор В.Кафтырев тарафыннан төзелгән йортын яңарту эшләре бара. 1774 елда Адмиралтия конторасы буларак сафка бастырылган бинага да яңа сулыш өрелә. Алексей Семин ниятләгәнчә, тарихи биналарның беренче катлары туристларга йөз тотачак, ә икенче катларында, Европа тәртибендәге кебек, офистан тыш эшлекле очрашулар заллары һәм бүлмәләре урнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading