16+

Кайда эчәргә ярый, ә кайда ярамый...

Быелның соңгы алты аенда республикабызда исерек хәлдә җинаять кылу, җәмәгать урыннарында тәртип бозу очраклары ешайган.

Кайда эчәргә ярый, ә кайда ярамый...

Быелның соңгы алты аенда республикабызда исерек хәлдә җинаять кылу, җәмәгать урыннарында тәртип бозу очраклары ешайган.

Бүгенге көндә яңа федераль закон нигезендә (№218-ФЗ, №171-ФЗ), 1 июльдән сыра һәм составында спирт булган барлык төр эчемлекләр дә алкоголь продукциясе дип аталып йөртелә башлады. Шулай итеп, аларны да күп кенә җәмәгать урыннарында куллану тыела. Мәсәлән, шәһәр ишегаллары, подъездлар, лифт, баскыч, балалар уйный торган җирләр, парк һәм скверлар, шәһәр бакчалары, күл буйлары, сусаклагыч, пляжлар һәм башка ял итү, туристлык, спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар. Шул ук вакытта канун кайбер төр оешмаларда - алкоголь продукциясе сатыла торган махсус урыннарда (бар, кафе, ресторан) хәмер куллануны тыймый.
Тагын шул ягы да бар, законнарда тәртипне бозган өчен тәгаен генә нинди җәза каралганлыгы турында мәгълүмат юк (ст. 20.20., ч.1. КоАП РФ). Булса да, ул бары тик балалар бакчалары, уку-укыту һәм сәламәтлек саклау оешмаларына, җәмәгать транспортына, мәдәният-сәнгать оешмаларына, спорт корылмаларына гына кагыла (административ хокук бозу). Шулай итеп, Кодекс нигезендә спиртлы эчемлекләрне шәһәр ишегаллары, урам, подъездлар, пляж һәм башка урыннарда куллану административ хокук бозу саналмый.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм ТР башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе полковник Марат Зариповның сүзләренә караганда, быелның 23-26 июль аралыгында алкоголь турындагы законны бозуның барлыгы 979 очрагы теркәлгән. Алар: спиртлы эчемлекләрне куллануга балигъ булмаганнарны да тарту (бергәләп эчү) - 4, спиртлы эчемлекләрне сатуда законны бозу (18 яшькә кадәргеләргә сату) - 5, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану - 171, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү - 769, балигъ булмаганнарның исерек килеш җәмәгать урыннарында йөрүе - 5, Татарстан Республикасы территориясендә спиртлы эчемлекләрне тиешле вакыттан соң да сату итү - 24 очрак.
Соңгы ярты елда Татарстанда алкогольгә каршы законны бозуның - 66972, төнлә гражданнарның тынычлыгын бозуның 1893 очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading