16+

Кайнар судан җылы су ясыйбыз

Казанда җылы су әзерләүче үзәк пунктлар (бойлерлар) һәм алардан йортларга сузылган торбалар инде 70 процентка кадәр искергән.

Кайнар судан җылы су ясыйбыз

Казанда җылы су әзерләүче үзәк пунктлар (бойлерлар) һәм алардан йортларга сузылган торбалар инде 70 процентка кадәр искергән.

- Башкалада җылы суүткәргечләрнең гомуми озынлыгы - 242 километр. Шушы үткәргечләрне һәм бойлерларны тиешле дәрәҗәдә төзекләндерү өчен 3,7 миллиард сум акча кирәк. Бүгенге тарифлар җылы суүткәргечләрне ел саен 4 процентка гына яңарту мөмкинлеге бирә. Тагын өч елдан җылы суүткәргечләр массакүләм рәвештә сафтан чыга башлаячак, - ди шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Шундый хәлгә калмас өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Казанда җылы су белән тәэмин итүне камилләштерү программасы гамәлгә ашырыла. 2012-2014 елларда күп фатирлы 244 йортка, 11 балалар бакчасына, 3 мәктәпкә җылы су әзерләүче автомат пунктлар урнаштырылган инде. Быел Казанда тагын күп фатирлы 1122 йортка һәм бюджет өлкәсенә караган 180 учреждениегә үз җылылык пунктлары (ИТП) көйләнелә. Эшләр киләсе җылыту сезонына кадәр башкарылып бетәргә тиеш.

Ямашев проспектындагы 30нчы йортның подвалына урнаштырылган җылылык пункты массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына күрсәтелде. Фатирларга җылы су әзерләүче әлеге пункт (механизм) электр энергиясеннән яки табигый газдан эшләүче пар казаны түгел.

- Йортларны җылыту өчен ТЭЦлардан, котельныйлардан кудырылучы кайнар су, җылылык пунктындагы яссы савытлар аша узганда, үзенең температурасын фатирларга җибәреләчәк суга күчерә. Җылылык челтәрендәге техник су белән аш-су бүлмәсенә килә торган җылы су кушылмый. Алар һәркайсы үзенең торбасыннан ага, суны, әйткәнемчә, пластиналар җылыта. Йортларга куелучы үз җылылык пунктлары механизмнары чыдамлы, 15-25 ел хезмәт итәргә сәләтле, - дип таныштырды «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы - «Казан җылылык челтәре» предприятиесе директоры киңәшчесе Азат Вәлиев.

Күп фатирлы йортларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына көйләнеләсе җылылык пункты 3-4 квадрат метр мәйданны били. Механизмнары бернинди гөрелтәү тавышлары чыгармый.

- Без тугызынчы катта яшибез, җылы су белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Йортка җылылык пункты урнаштырылгач, җылы су өчен түләү сизелерлек кимеде, - дип сөйләде Ямашев проспектындагы 30нчы йортның вәкаләтлесе Александр Панфилов.

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин экономия мәсьәләсендә фикерне дәвам итте.

- Үзәк җылылык пункт­ыннан кудырылганда, җылы су температурасы төшә. Ерак­тарак торган йортка барып җиткәнче, җылы су инде җылымса гына кала. Йортларның үзләренә урнаштырылган җылылык пункты җылы суны турыдан-туры фатирларга кудыра, бу очракта температура төшәргә өлгерми. Димәк, җылы суның «югалган» җылылыгы өчен дә түлисе булмый. Кайчак тишелгән торбалардан җылы су җиргә ага. Бу су фатирларга җибәрелгән булып исәпләнелә, мондый кимчелекләрдән дә котылабыз. Төзекләндерү барышында ишегаллары, юллар актарыла иде, - дип санап чыкты Искәндәр Гыйниятуллин.

Европада, хәтта Балтыйк буе дәүләтләрендә дә күп фатирлы йортларны үз җылылык пунктлары белән көйләп бетергәннәр инде. Алар акчаларын кысып тота белә, Европадан безнең кай җиребез ким?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading