16+

Кайныйлар

Бу көннәрдә күршеләребез Башкортстанда да сайлауларга әзерлек бара. Аларда 14 сентябрьдә республика башлыгы сайланачак. Ни дисәң дә, татарлар өчен беренче үзәк Казан булса, икенчесе - Уфа, әлбәттә. Чөнки Башкортстанда, кәгазьгә язылган түгел, чын саннар буенча ике миллионга якын татар кешесе яши.

Кайныйлар

Бу көннәрдә күршеләребез Башкортстанда да сайлауларга әзерлек бара. Аларда 14 сентябрьдә республика башлыгы сайланачак. Ни дисәң дә, татарлар өчен беренче үзәк Казан булса, икенчесе - Уфа, әлбәттә. Чөнки Башкортстанда, кәгазьгә язылган түгел, чын саннар буенча ике миллионга якын татар кешесе яши.

Билгеле, бүгенге башлык Рөстәм Хәмитов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашып, сайлауларны бу елның көзенә күчерергә хәер-фатыйха алгач, күпләр сайлаулар нәтиҗәсе алдан билгеле инде дигәнрәк фикердә калган иде. Ләкин соңгы көннәрдә бу мәсьәләдә бераз кызыклы хәлләр булды.
Беренчедән, президентлыкка кандидат буларак алтынчы кеше - Башкортстан коммунистлары лидеры Юнир Котлыхуҗин теркәлсә, икенчедән, июньнең соңгы көнендә кандидатлар исемлегенә тагын берәү - Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаев өстәлүе билгеле булды. Монысы инде, чыннан да, гадәти генә хәл түгел. Бөтен кеше тарафыннан Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның «уң кулы» буларак кабул ителүче Сарбаев үз вазифасыннан шактый шау-шу белән киткән иде. Хәзер ул «Система» финанс төркеменең топ-менеджеры санала. Раил Сарбаевны кандидат буларак бик үк билгеле булмаган «Гражданская сила» партиясе 25 июньдә Мәскәүдә үткән чираттан тыш съездында тәкъдим иткән. Монысы да Сарбаевның Башкортстан президентлыгына кандидат буларак шактый югары «рөхсәт» аша теркәлүен күрсәтә бугай. Шул ук вакытта бүгенге республика башлыгы Рөстәм Хәмитов - «Бердәм Россия» партиясе кешесе. Сарбаев үзенең сайлау кампаниясен Хәмитовны тәнкыйтьләүдән башлады дип әйтергә була - монысы да шактый кызыклы фикерләр уята.
Ничек булса да, Башкортстанда яшәүче татарларның абсолют күпчелеге өчен Раил Сарбаев образы Рәхимов чорын, башкортлаштыруның иң азган чорын хәтерләтә. Шуңа, татарларның гомер-гомергә сайлаулардагы активлыгын исәпкә алсаң, әлеге кандидатлар сайлауларга кадәр «барып җиткән» очракта да шанслары күп түгеллеген чамалап була.
Шунысы да кызык, әлеге материалны әзерләргә утыргач, Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәүче берничә кешегә шалтыраттым. Нигездә фикерләр шул ук булса да, сөйләшкән кешеләрнең бөтенесе дә үз фикерләрен газетага чыгарсам да, исемнәрен язмауны үтенде. Монысы да республикада хәлләрнең ниндирәк икәнен күпмедер дәрәҗәдә күзалларга җирлек бирә кебек. Хәер, алда ниләр буласын күзәтеп карыйк әле.
PS. Кичә кич Башкортстан башлыгы исеменә дәгъва кылучылар исемлегендә тагын бер кандидат барлыкка килгәнлеге ачыкланган. Сайлау комиссиясе пенсинер Расих Хәмитов документларын кабул итеп алган. Аны «Россия коммунистлары» партиясе тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading