16+

Кайсын гына сайлыйм икән?

Социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә аның акчасын алу яхшырак булырмы? Бу көннәрдә ташламаларга ия булган кешеләр шул турыда баш вата. Шуңа бәйле рәвештә Пенсия фондларында да ыгы-зыгы чоры. Сорауны хәл итәр өчен дә санаулы гына көннәр калып бара: быелның 1 октябренә кадәр моны ачыкларга кирәк.

Кайсын гына сайлыйм икән?

Социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә аның акчасын алу яхшырак булырмы? Бу көннәрдә ташламаларга ия булган кешеләр шул турыда баш вата. Шуңа бәйле рәвештә Пенсия фондларында да ыгы-зыгы чоры. Сорауны хәл итәр өчен дә санаулы гына көннәр калып бара: быелның 1 октябренә кадәр моны ачыкларга кирәк.

Билгеле булганча, социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дару алу, шифаханәдә дәвалану, шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү, дәвалану урынына бару-кайту керә. Социаль хезмәтләр җыелмасының гомуми суммасы 795 сум 88 тиен, шуның 613 сумы дарулар өчен дип бирелә. Күпчелек халык, гадәттә, социаль хезмәтләр урынына акча алуны кулайрак күрә. «Татмедиа» ААҖдә узган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйткәнчә, 10 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, ташламага ия булучыларның 71,4 проценты социаль пакеттан баш тарткан. Моның сәбәпләре дә күптөрле: бу даруларны тиз генә һәм тиешле күләмдә ала алмау белән дә, моның өчен күп йөрергә кирәк булу белән дә бәйледер. Белгечләр, соңгы елларда хәл уңай якка үзгәрде, дип ышандырса да, социаль пакеттан баш тартучылар кимеми.
Башта акча алуны яхшырак дип санап, соңыннан үкенүчеләр дә юк түгел, ди Фәридә Яркәева. Авыру көтмәгәндә-уйламаганда тотып ала бит ул: бүген сәламәт йөргән кеше икенче көнне авырып китәргә дә мөмкин. Ә дарулар алу бүгенге көндә бик кыйммәткә төшә. Нәрсә дә булса сайлаганчы табиб белән киңәшләшеп алу урынлы булыр. Фәридә Яркәева әйткәнчә, II тип шикәр диабетын дәвалау бүгенге көндә 47 мең сумга төшә, психик авыруларны дәвалау - 205 мең сумга кадәр, эпилепсияне дәвалау 155 мең сумга, ә үпкә яман шешен дәвалау 900 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин һ.б. Мондый авыруларның күпчелеге социаль пакетны сайлый. Әмма акчага алданучылар да бар. Табиблар исә, шикәр диабеты, онкология белән авыручылар, психик авырулар һ.б. даруларга һәрвакыт мохтаҗ, дип кисәтә.
Һәр кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланамы, әллә акча сайлыймы - моны үзе хәл итә. Нәрсә алачагын инде узган елда ук хәл иткән кешеләргә, әгәр дә алар 2013 елда да үз фикерләрен үзгәртергә теләмиләр икән, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Сүз уңаеннан, бүген республикада 373 мең 243 ташламага ия кеше исәпләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading