16+

Казан – бәхетлеләр шәһәре

Казан Россиянең иң бәхетле шәһәрләре исемлегендә беренче урында тора. «Бәхет индексы» проектының соңгы тикшерүләреннән күренгәнчә, Татарстан башкаласы бу өлкәдә калган шәһәрләрнең «борыннарына чирткән». «Бәхет индексы» проекты - Россиянең интерактив картасы. Анда илнең барлык шәһәрләре һәм төбәкләре буенча бәхет дәрәҗәсе, кешеләрнең бу шәһәрләрдә үзләрен бәхетле сизүләренең сәбәпләре чагылдырыла. Россиянең иң бәхетле...

Казан Россиянең иң бәхетле шәһәрләре исемлегендә беренче урында тора. «Бәхет индексы» проектының соңгы тикшерүләреннән күренгәнчә, Татарстан башкаласы бу өлкәдә калган шәһәрләрнең «борыннарына чирткән».
«Бәхет индексы» проекты - Россиянең интерактив картасы. Анда илнең барлык шәһәрләре һәм төбәкләре буенча бәхет дәрәҗәсе, кешеләрнең бу шәһәрләрдә үзләрен бәхетле сизүләренең сәбәпләре чагылдырыла.
Россиянең иң бәхетле шәһәре дәрәҗәсенә июль аенда лаек булган Казан лидерлыкны бүгенгә кадәр саклап килә. Бәхетле шәһәрләр унлыгына тагын безнең Яшел Үзән, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре дә кергән.
Россиянең иң бәхетле 10 шәһәре исә түбәндәгеләр:
1. Казан
2. Вологда
3. Түбән Новгород
4. Яшел Үзән
5. Алабуга (элек ул 3 нче урында иде)
6. Красноярск
7. Абакан
8. Арзамас
9. Чаллы
10. Череповец.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading