16+

Казан психотерапевтын Чаллыныкы белән бутаганнар

Танылган Казан психологы һәм психотерапевты Рамил Гарифуллин аны бүгенге көндә эше судта булган адашы - Чаллы табибы Рамил Гарифуллин белән бутаулары аркасында зыян күргән.

Күптән түгел кайбер шәхси газеталарда табиб Рамил Гарифуллинның халыкны алдауда гаепләнеп кулга алынуы турында мәкалә чыга. Биредә мәгълүмат төгәл бирелми һәм халык сүз Казан психотерапевты Рамил Гарифуллин турында бара дип уйлый. Ә бу бөтенләй башка кеше: бүгенге көндә кулга алынган Чаллы табибы Рамил Гарифуллин, нәкъ менә ул халыкны алдауда гаепләнә. Фамилияләрнең һәм һөнәрләрнең бер үк булуы шундый аңлашылмаучанлык китереп чыгара. Нәтиҗәдә, Казан психотерапевты Рамил Гарифуллин зыян күрә. Аңа туганнарына, пациентларына һәм танышларына үзе турында язмаулары турында аңлатырга туры килгән. Шуңа күрә ул үзен гаепләнүче Чаллыдагы Рамил Гарифуллин белән бутамауларын, мәгълүматны биргәндә дөрес итеп, аңлатып яктыртуларын сорый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading