16+

Казан Сабан туе 39,2 миллион сумга төшкән

Универсиада һәм Сабан туе чыгымнарын каплар өчен, Казан шәһәре бюджетына 72,9 млн сум акча бүлеп бирелә.

Казан Сабан туе 39,2 миллион сумга төшкән

Универсиада һәм Сабан туе чыгымнарын каплар өчен, Казан шәһәре бюджетына 72,9 млн сум акча бүлеп бирелә.

Казан шәһәре Думасының XXIV сессиясендә 2013 елга шәһәрнең бюджетын карадылар. Бюджетка кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Татарстан башкаласына өстәмә рәвештә 72,9 млн сум акча бүленеп бирелде. Шуның 33,7 млн сумы Универсиада белән бәйле чыгымнарны каплар өчен тотылачак. Калган акчалар, ягъни 39,2 млн сум башкалада узган Сабан туе өчен бирелә.
2013 елга Казан шәһәренең гомуми бюджеты исә 18 миллиардка тигезләште диярлек: ул 17 млрд 983 млн 897,7 мең сум. Тулаем алганда, быелга бюджет керемнәре һәм чыгымнары 535,9 миллионга арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading