16+

Казан сувениры

«Казанский Сувенир» ҖЧШ казанлыларны һәм башкала кунакларын инде 1996 елдан бирле Татарстан осталары җитештергән сувенирлар белән сөендерә.

«Казанский Сувенир» ҖЧШ казанлыларны һәм башкала кунакларын инде 1996 елдан бирле Татарстан осталары җитештергән сувенирлар белән сөендерә.

Кремль урамының 15/25 нче йортында урнашкан кибеткә кергән һәр кеше күңеленә якын әйбер тапмыйча калмый. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, «Казанский Сувенир» ҖЧШ 19-23 июнь көннәрендә «Спорт сарае» дәүләт учреждениесендә (Мәскәү урамы, 1 нче йорт) оештырылган күргәзмәдә һәм Казан Сабан туенда да үз товарларын сатуга чыгарачак. Алар арасында Казан («Казанның Изге Мәрьям-Ана образы», «Казан сөлгесе», «Казанның бизәкле күне», «Казан ятиме», «Казанның ата мәчесе», «Казан герблары», «Казан легендалары»), Татарстан, ислам дине символикалары, милли баш һәм өс киемнәре, итек-читекләр, зәркән эшләнмәләр, басма, мультимедиа, рәсем, сынлы сәнгать, ювелир әйберләре, брелоклар, значоклар, тәңкәләр бар. Күннән, агачтан, таштан, сөяктән, керамика һәм фарфор, тукымадан, кәгазьдән ясалган бу нәфис эшләнмәләр сатып алучыларны сөендерми калмас! Кызыксындырган әйберләр турында тулырак мәгълүматны ширкәтнең www.kazan-souvenir.ru сайтына кереп яисә кибетнең (843)292-98-09, 200-12-74 телефоннарына шалтыратып алырга була. Һәрбер сыны сөяктән сәнгатьле итеп ясалган шахмат хуҗасы буласыгыз килсә дә, әлеге оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күптән түгел хәвефле рәвештә вафат булган Саша Стуковның үзенчәлекле иҗат җимешләрен сатып алучылар исә мәрхүмнең рухын да шатландырыр, минемчә. Аның иҗаты белән кызыксынучылар ширкәт сайтының «Работы Саши Стукова» исемле бүлеген карый ала.
Гармунда уйнаучы егетләр игътибарына: биредә, чит илнекеләр белән чагыштырганда, бермә-бер арзанрак, зәвык белән бизәлгән хромка һәм тальян гармуннары сатуга тәкъдим ителә. Искитмәле тавышлы бу уен кораллары кемнеке булыр һәм кайсы егет Казан Сабан туенда шул хромка яисә тальянда уйнап, кызлар күңелен күрер икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading