16+

Казан танымаслык булачак

Башкалабыз дөньякүләм әһәмияткә ия шәһәргә әверелә бара. Ул тиздән бөтен дөньядан танылган спортчыларны һәм туристларны кабул итәчәк. Ә кунакларны каршы алганда, бит кызармасын өчен, бик күп эшләр башкарасы бар. Шәһәребез шушы таләпләргә күпме дәрәҗәдә җавап бирә соң? Президент Рөстәм Миңнеханов шул уңайдан Казандагы төзелеш объектларында булды.

Сәфәрдә республика җитәкчесен Премьер-министр Илдар Халиков, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөрде.
Президент тукталган беренче объект Республика клиника хастаханәсе, «Кояшлы шәһәр» торак кварталы һәм Универсиада авылы янәшәсендә дүртенче җылылык чыганагы төзелеше өчен бүлеп бирелгән мәйданчык булды. Соңыннан Президент һәм аны озатып йөрүче затлар М.Сыртланова урамында төзелүче Универсиада корылмасын - гомуми мәйданы 20,4 мең кв м тәшкил иткән Гимнастика үзәген карады.
Агросәнәгать паркы төзелеше өчен каралган мәйдан чираттагы пункт булды. Татарстан Президентына төзелешнең генераль планын ТР инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бүген инде төзелеш эшләренең план-графигы расланган. Быел эчке челтәрләр һәм объектка керү юллары сузу эшен тәмамлау ниятләнә.
Агросәнәгать паркы төзелеше проекты «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнгән. Төзелеш 2012 елның июненә тәмамланырга тиеш. Проектның бюджеты 1,7 млрд сум тәшкил итә. Ул 8 га мәйданны биләячәк. Төп бинаның мәйданы 39 мең кв м булачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чистай урамында төзелә торган 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән футбол стадионын һәм 4,2 мең урынга исәпләнгән Спортның су төрләре сараен карады. Биредә эшләр тулы куәткә бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading