16+

Казан туристлары Кытай сувенирларыннан туйган

Агымдагы елның сигез аенда башкалага 1,7 миллионнан артык турист килгән. Моңа Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да зур роль уйнады.

Казан туристлары Кытай сувенирларыннан туйган

Агымдагы елның сигез аенда башкалага 1,7 миллионнан артык турист килгән. Моңа Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты да зур роль уйнады.

Ярышлар вакытында шәһәргә 170 мең турист килде.

hotels.com сервисы мәгълүматларына караганда, Казан чит ил кешеләре арасында популярлык ягыннан Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калыша. Елның баштагы сигез аенда Казан Кремленә 1,5 миллион кеше экскурсия ясаган. Казанга Төркия, Украина, Кытай, Белоруссия, Франция һәм АКШтан килүчеләр күп.

Туристлар арасында җирле сувенирлар да популярлаша бара. Чемпионат барган көннәрдә 40 миллион сумга ун мең чүәк сатылган. Бу исә кунаклар тарафыннан татар һөнәрчеләре кулыннан эшләнгән чын сувенирларга сорау булуын аңлата. Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Евгения Лодвигова сүзләренчә, Казан базарындагы сувенир продукциянең 70 проценты - үзебездә җитештерелгән товарлар.

Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин безнең продукциянең яхшы сатылуын кәсепчеләрнең музейлар белән эшли башлавында, борынгы технологияләрне торгызуларында күрә.

- Безнең халыкның мирасы бик бай, соңгы елларда һөнәрчеләр шуңа игътибар итә башлады. Музейлар белән эшләп, товарларны борынгы технологияләр нигезендә җитештерә башладылар. Үзебезнең сувенирларга сорау артуны мин доллар курсы белән дә бәйләп карыйм. Элек безнең эшмәкәрләр, арзан булуына кызыгып, Кытайга заказлар бирәләр иде. Доллар күтәрелгәч, алар да бәяләрен арттырдылар. Бизнесменнар өчен исә ул отышлы түгел, кайбер фирмалар бөтенләй ябылды. Күбесе заказны үзебезнекеләргә бирә башлады. Шул рәвешле республика һөнәрчеләренә юл ачылды, - ди ул.

Киез һәм күн эшләнмәләр җитештереп сатучы Динар Галиуллин да, эшсез утырганыбыз юк, ди. Ул туристларның бигрәк тә татар чүәкләрен яратып алуларын сөйли.

- Без бу базарда бик күптән. Сыйфатлы һәм зәвыклы итеп эшләнгән товарлар һәрвакыт сатыла. Бервакытта да товарларыбыз сатылмый дип зарланганыбыз юк. Җәйге сезонда аеруча күп сатабыз. Бер ноктада көненә 15 күн эшләнмәсе сатыла, быел безнең алты сату урыныбыз эшләде, - ди Динар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading