16+

«Казан» үзәгендә никахлашу 3 мең сум тора

Яңа төзелгән «Казан» гаилә үзәгендә никахлашу уздыруның күпмегә төшәчәге билгеле булды.

«Казан» үзәгендә никахлашу 3 мең сум тора

Яңа төзелгән «Казан» гаилә үзәгендә никахлашу уздыруның күпмегә төшәчәге билгеле булды.

Тантананы Үзәкнең Зур залында уздырам дисәң, иң элек кесә ягыңны чамаларга кирәк була. Ни дисәң дә, бәясе әллә ни арзан түгел - 3000 сум. Бу бәягә индивидуаль сценарие, кунакларны каршы алу, яшьләрне залга озату, ТРның Дәүләт симфоник оркестры башкаруындагы "Мендельсон маршы" фрагментын уйнату, балдаклар алмашу өчен махсус мендәрчек һәм тантананың музыкаль бизәлеше өчен тавышлы җиһазлар тәкъдим итү керә.
Үзәкнең Кече залында гына үткәрәм дисәң, 500 сумга азрак түләргә кирәк була. Монда да югарыда санап үткән хезмәтләр кергән.
Ә менә котлаулар залын сайласаң, тантана яшь парларга 100 сумга гына төшәчәк. Болардан кала да Үзәктә күптөрле хезмәтләр куела. Әйтик, фотосессия ясау өчен интерьер тәкъдим итү - 2000 сум, автомобильне Үзәк территориясенә кертү - 50 сум (бу фәкать бер генә машинага карый). Күзәтү мәйданчыгына керү шулай ук 50 сум.
«Гаилә» үзәген башка җиргә чакырып язылышырга теләүчеләргә дә хезмәтләр күрсәтеләчәк. Аның бер сәгате 5000 сум тора. Үзәктә бушлай да язылышып була. Анда инде тантананы гадәти сценарий буенча алып барачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading