16+

Казанда 121 ишегалды төзекләндереләчәк

Башкалада ишегалларын һәм кварталара юлларны капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла.

Казанда 121 ишегалды төзекләндереләчәк

Башкалада ишегалларын һәм кварталара юлларны капиталь төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгышында әйтелгәнчә, быелгы исемлеккә Чистай, Совет, Кирпичников, Бауман, Пушкин һәм Красная Позиция урамнарындагы, Себер трактындагы ишегаллары һәм микрорайоннары кертелгән. Чиктән тыш таушалган ишегаллары да исәпкә алынган. Волочаев ур.1, Светлая ур., 18, Ленская ур., 5 нче һәм башка йортлар тирәләре дистә еллар дәвамында төзекләндерү күрмәгән булган. Ниһаять, аларга да чират җитте. Татарстан Президенты башлангычындагы «Бәләкәч» республика программасы кысаларында төзелгән балалар бакчаларына илтүче юлларны ремонтлау да дәвам итә. Чистай урамындагы 414 нче балалар бакчасы янәшәсендәге 27 нче, 29 нчы, 31 нче йортлар ишегаллары һәм юллары шушы юнәлештәге эшчәнлек кысаларында тәртипкә китерелә.
Узган ел ишегалды юлларын төзекләндергәндә автомобильләр өчен 6 мең өстәмә урын булдырылган иде.
«Бердәм Россия» партиясенең «Россия шәһәрләренең яңа юллары» проекты кысаларында узган ел Казанда гына да 420 йорт ишегалды һәм 24 кварталара юл капиталь төзекләндерелде. Башкалада әле гомуми мәйданы 5,5 миллион квадрат метрны тәшкил итүче ишегалды территорияләрен яңарту сорала. Моның өчен 9,5 миллиард сум чыганаклар кирәк.
Мэр Илсур Метшин, мәсьәләгә карата фикерләрен җиткереп: «Татарстан Президенты Казанга республика бюджетыннан 300 миллион сум бүлеп бирде. Аңа зур рәхмәт! Чуйков урамындагы кебек матур ишегаллары күбрәк төзекләндерелсен. Шәһәр көненә багышлап ишегалды бәйрәмнәре оештырылсын», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading