16+

Казанда биш елга 120 бакча төзелде!

Казанда 2010 елдан башлап, сабыйлар өчен 120 бакча бинасы төзелде, шуның егермесе быел сафка басты.

Казанда биш елга 120 бакча төзелде!

Казанда 2010 елдан башлап, сабыйлар өчен 120 бакча бинасы төзелде, шуның егермесе быел сафка басты.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин бу проектларны гамәлгә ашыруда Россия һәм Татарстан Президентларының, республика хөкүмәтенең зур теләктәшлек күрсәткәнлеген билгеләп үтте.

- "Сәламәтлек" бишьеллыгында егерме бакча төзеп булмасмы, дип хыялланган идек. Бакчалар төзелү- ата-аналарга сөенеч, сабыйларның очкынлы күзләрен күрү үзе бер куаныч. Тырыш хезмәтләре өчен төзүчеләргә дә рәхмәт! - диде Илсур Метшин. - Быел Казанда янә ун миллиард 800 миллион сумга социаль биналар һәм корылмалар төзелде.

Шәһәр башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин таныштырганча, төп инвестицияләр Киров районындагы - "Салават күпере", Идел буе районындагы М-14, шулай ук Оренбург трактындагы микрорайоннарда социаль ипотека алымындагы торак йортлар төзелешенә юнәлтелгән.

Урман аръягы бистәсе янәшәсендәге "Салават күпере" микрорайонында барлыгы 22 торак йорт булачак. Күпкатлы тәүге йорт файдалануга тапшырылды инде. Ел ахырына кадәр тагын дүрт йорт һәм сабыйлар өчен ике бакча бинасы ишекләрен ачачак. Идел буе районындагы М-14 микрорайонында дүрт йорт күтәрелә, монда 260 урынга исәпләнелгән бакча тапшыруга әзерләнә. Оренбург трактындагы 3нче санлы йортны киләсе елның беренче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

- Яңа Савин районында Татарстанда иң зур булган 179нчы мәктәп бинасы төзелеше тәмамланды. Анда төрле яшьтәге укучылар өчен аерым мохит булдырылган. Фән кабинетларыннан тыш, ике спорт зал, ике актлар залы, хореография залы, 25 метрлы бассейн һәм, хәтта, киностудиясе белән мәктәп нәшрияты-басмаханәсе дә бар, - диде Марат Сәмигуллин.
Россиядә быел төзелгән унбиш физкультура-сәламәтләндерү комплексының берсе Казанның 90нчы гимназиясендә. Яңа Савин районындагы Гаврилов урамында ябык түбәле "Золотая шайба" шугалагы сафка бастырылды. Аны "Казанские драконы" һәвәскәрләр хоккей командасына һәйкәл дисәң дә ярый. Әлеге корылма "Казанские драконы" 2013 елда Бөтенроссия бәйгесендә яулаган җиңүе өчен бирелгән йөз миллион сум акчага төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading