16+

Казанда Корбан гаете көнне автобуслар иртә йөри башлаячак

Казанда Корбан бәйрәме үткәреләчәк көнне, ягъни 1 нче сентябрьдә, мәчетләр аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге өч тулып утыз минутта (3.30) йөри башлаячак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Иртән корбан чалу узачак урыннарга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 нче автобусларда һәм 1, 2, 12 нче троллейбуслар белән барып җитү мөмкин булачак. Автобуслар ял көннәре өчен төзелгән интервал нигезендә йөриячәк.

Илнур Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы иртәнге дүрт тулып утыз минутта (4.30) укылачак. Корбан чалу өч көн дәвамында алдан әзерләп куелган 20 урында 1-3 нче сентябрь көннәрендә башкарыла. "Шәһәр оешмалары мал-туарны сату һәм чалу буенча алдан килештерелмәгән урыннарда башкаруга юл куймас", - диде ул.

Шәһәр мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бәйрәм көнендә иң мөһиме - яхшы оештыру. "Транспорт белән тәэмин итү, куркынычсызлык - ике төп мәсьәлә, без бу хакта антитеррор комиссиясе утырышында фикер алыштык инде. Шуңа күрә куелган барлык бурычларны җиренә җиткереп үтәвегезне сорыйм", - дип күрсәтмә бирде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче сентябрь көнне ислам динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач үткәрелә һәм хаҗ тәмамлануын аңлата.

dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading